Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Спас районы басуларын чүп үләннәренә каршы эшкәртергә кирәк

Яңгырлар аркасында 9,6 мең гектар Татарстан кырларының 91,4% чүп баскан.

Татарстан Россельхозүзәге хәбәр иткәнчә, даими яңгырлар басуларда чүп үләннәренең үсүенә китерде.

Кичәге көнгә ведомство белгечләре көзге культуралы 54,9 мең гектар кырны тикшерде.

Мәгълүматлар юатырлык түгел. 10,5 мең гектарның 9,6 мең гектарын чүп үләннәре баскан. Ә бу мәйданнарның 91,4 %.

Реклама

«Көзге культураларны куаклану фазасы ахырына кадәр гербицид белән эшкәртү зарур», - дип аңлатты Россельхозцүзәкнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.

Фитосанитария мониторингы күрсәткәнчә, 1 квадрат метр җирдә уртача 6,7 данә чүп үлән үсә.

Бер квадрат метрга 44 данә кышлаучы чүп үләннәре булган участоклар бар.

"Спас районында да басуларның чүп үләннәре белән каплануы күзәтелә. Көннәр коры торганда, чүп үләннәренә каршы 4000 гектардан артык басуларны гербицидлар белән эшкәрттек. Һава торышы яңгырлы торганга, әлегә эшкәртүне дәвам итү мөмкин түгел. Көннәр ачыла төшкәч, эшне дәвам итәчәкбез", - ди Спас районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дмитрий Савинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X