Спас районы игенчеләре язгы кыр эшләрен дәвам итәләр
Апк: эшләр, проблемалар

Спас районы игенчеләре язгы кыр эшләрен дәвам итәләр

Бүгенге көнгә районның барлык хуҗалыклары көзге культураларны тукландыруны төгәлләделәр.

Спас районы игенчеләре, һава торышы үзгәрүгә карамастан, язгы кыр эшләрен дәвам итәләр. Бүгенге көнгә районның барлык хуҗалыклары көзге культураларны тукландыруны төгәлләделәр. Эшләр 19 316 гектар мәйданда башкарылган. Шулай ук 2 888 гектарда күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру тулысынча төгәлләнгән.

Бүгенге көнгә көзге культуралар 6 480 гектарда тырмаланган. Туңга сөрү буенча күрсәткечләр түбәндәгечә: планлаштырылган 53848 гектарның 37530 гектары эшкәртелгән.

Моннан тыш, район игенчеләре бөртекле культуралар чәчүгә керештеләр. 1 360 гектар арпа чәчелгән инде. Якын арада чәчү темплары артачак.
Быелгы язның һава шартлары игенчеләрне иркәләми: яңгырлар һәм җил эш графигына төзәтмәләр кертә. Әмма шуңа карамастан, районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре агротехник сроклардан тайпылмас өчен һәр аяз сәгатьне файдаланырга тырышалар.
 

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев