Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Татарстанда коронавируска каршы мәҗбүри прививка гамәлдән чыгарылды

Роспотребнадзор карары бүген үз көченә керде.

Татарстанда халыкның кайбер категорияләре өчен Covid-19 авыруына каршы прививка ясату мәҗбүри түгел. Бу хакта республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина тарафыннан имзаланган карар бүген үз көченә керде, дип хәбәр итә Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.

Узган елның 11 октябрендә имзаланган карар нигезендә, гражданнарның кайбер категорияләре (медицина хезмәткәрләре, укытучылар, 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм башкалар) өчен Covid-19 авыруына карша прививка ясату мәҗбүри кертелде. Шул ук карар нигезендә, эш бирүчеләргә вакцинаның икенче өлешен 6 декабрьгә кадәр ясатырга өлгермәгән хезмәткәрләрне эштән читләштерү хокукы бирелде.

Бүгенге көннән башлап, прививка ясатмау аркасында эштән читләштерелгән хезмәткәрләр үз эшенә кайта ала.

Марина Патяшина сүзләре буенча, Татарстанда коронавируска каршы прививканы халыкның 80 % артыгы ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев