Спас егетләре армия кул көрәше буенча республика турнирында призлы урыннар алдылар
Бәйге Алабуга шәһәрендә узды.
Тренер Ринат Шәрипов җитәкчелегендә шөгыльләнүче егетләр Хәрби разведка көненә һәм “Яшь десантчы” хәрби-патриот клубының 22 еллыгына багышланган армия кул көрәше буенча Татарстан Республикасы ачык беренчелегендә катнаштылар. Турнир 17-19 декабрьләрдә Алабуга шәһәрендә узды.
Бәйгедә Россиянең унике шәһәре, шул исәптән Киров һәм Можга шәһәрләреннән, Удмуртия һәм Татарстаннан 136 спортчы катнашты.
Катнашучылар күп булуына карамастан, Болгар егетләре сынатмадылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар. 16-17 яшьлекләр арасында Данил Нигманов – беренче, Данил Андриянов – икенче, Богдан Пименов өченче урынны алды. 14-15 яшьлекләр арасында Никита Логинов икенче урынга чыкты, ә 12-13 яшь төркемендә Глеб Пименов өченче булды.
Җиңүче һәм призерларга кубоклар һәм дипломнар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев