2004 елда һәм аннан соңрак туган укучылар өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган мини-футбол буенча турнирда безнең спортчылар уңышлы чыгыш ясадылар.
Буа шәһәрендә узган ярышларда ике хуҗалар командасы һәм Кама Тамагы белән Апастан берәр команда катнашты.
Беренче уенда безнең футболчылар Кама Тамагыннан килгән яшьтәшләрен 2:0 исәбе белән ышанычлы җиңеп чыктылар (тупларны Кәрим Нугаев һәм Булат Шәрәфетдинов кертте). Аннары шундый ук исәп белән Буаның икенче командасын оттылар (бу юлы тупларны Константин Баскаков һәм Егор Золин кертте). Хуҗаларның тагын бер командасы белән очрашу бик киеренке барды: безнең уенчылар тәҗрибә җитмәү аркасында булган өстенлекләрдән вакытында файдаланып кала алмыйча, нәтиҗәдә 1:2 исәбе белән җиңелделәр (тупны Константин Баскаков кертте).
Апас футболчылары белән соңгы уенда безнекеләр башта 2:3 исәбе белән артта барсалар да, соңга таба барлык көчләрен җыеп, исәпне арттырдылар һәм 6:3 исәбе белән җиңү яуладылар (Кәрим Нугаев – ике, Егор Золин – ике, Булат Шәрәфетдинов һәм Константин Баскаков берәр туп кертте).
Барлык уеннарда тугыз очко җыеп, безнең команда нәтиҗәдә икенче урынга чыкты. Аларга медальләр һәм грамоталар тапшырдылар. Алдан әйтеп үтелгән уенчылардан тыш, команда составында шулай ук Илья Князев, Андрей Ферафонтов, Ислам Низамов, Данил Рябов, Артур Камалов уйнады.
Бу бәйгедән соң безнең футболчылар язгы каникул вакытында барлык яшь төркемнәре арасында Баулы, Аксубай һәм Биектауда узачак Татарстан Кубогы ярышларында катнашырга тиеш.
Нет комментариев