Спас районы авылларының берсендә янгын чыккан
Янгын Йолдыз поселогындагы йортларның берсендә кабынып киткән.
Бу хакта янгын сүндерү посты диспетчеры пультына 19.00 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләр поселокка санаулы минутлар эчендә килеп җиткән. Әмма бу вакытта инде агач корылма ут телләре эчендә калган булган. Янгын сүндерүчеләр йортны һәм башка биналарны янып күмергә әйләнүдән саклап кала алган. Кешеләргә зыян килмәгән.
– Янгын мунчада электр чыбыкларындагы кыска ялганыш нәтиҗәсендә килеп чыккан. Очкыннар агач стенага чәчрәп эләккән, шуннан ут телләре мунча стенасына таралган, – дип аңлата ТРның Әлки һәм Спас районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Анна Колесова. – Салкын вакытта электр чыбыкларының төзек булмавы аркасында, янгын чыгу очраклары бермә-бер арта. Бу беренче чиратта электр челтәренә көчәнешнең артуы белән аңлатыла. Кайберәүләр электр энергиясен күп куллана торган берничә приборны берьюлы кабыза. Челтәрнең көче җитеп бетми, ул кыза башлый. Чыбыклар искергән булса, шунда ук янарга тотыта. Шуның өчен чыбыкларны, гомумән, бөтен электр челтәрен һәрвакыт тикшереп һәм карап торырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев