Идел акваториясендә эзләү өч көн барды.
Бүген иртән Идел акваториясендә 18 июльдә балыкка чыгып киткәннән соң югалган 52 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.
Батып үлүченең гәүдзсен җирле балыкчы тапкан.
“Иртәнге 7 сәгать 19 минутта Болгарда яшәүче балыкчы шалтыратып, Сюкеево авылыннан ерак түгел Идел уртасында ир-ат гәүдәсен табуын хәбәр итте. Коткару хезмәтләре шунда ук шул урынга китте. Ир-ат гәүдәсе ярга чыгарып, хокук саклау органнарына тапшырылды. Хәзер үлем сәбәпләрен ачыклау өчен экпертиза көтелә” – дип хәбәр итте ГИМСның Кама Тамагы участогы дәүләт инспекторы Сергей Шалашов.
Нет комментариев