Спас районында яшәүче үз машинасында янып үлгән
Вакыйгалар

Спас районында яшәүче үз машинасында янып үлгән

Фаҗига Кожаевка авылында булган.

Спас районы Кожаевка авылында яшәүче ир-ат үз машинасында янып үлгән.

Өй янында торучы машина иртәнге алтылар тирәсендә кабынып китә. 

Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәбе турында берничә фараз бар. Аның беренчесе : ир-ат салмыш килеш машинада тәмәке кабызган һәм йоклап киткән. Икенче фараз буенча, машина төзек булмаган. Шулай ук машинага кемдер ут төрткән булуы мөмкин.

Нәтиҗәдә машина тулысынча янып бетә. Ир-ат һәлак була. 

Янгын аркасында йорт һәм каралты-кура зыян күрмәгән.

Хәзерге вакытта эш тикшерүчеләргә тапшырылган.


Нет комментариев