Вакыйгалар

Шаһитләр каракларны таныган

Полиция хезмәткәрләре шәһәрдәге берәүнең фатирын талап чыгучыларны кайнар эздән тотканнар. Сәяхәттән кайткан хуҗа кыйммәтле ноутбук һәм биш мең сум акчасы югалуын белгән һәм шунда ук эчке эшләр бүлегенә хәбәр иткән. Без капчыкта ятмый, диләр бит, ул кайчан булса да бер килеп чыга. Караклыкта шәһәрдә яшәүче ике эшсез гаепле булып чыга....

Полиция хезмәткәрләре шәһәрдәге берәүнең фатирын талап чыгучыларны кайнар эздән тотканнар.
Сәяхәттән кайткан хуҗа кыйммәтле ноутбук һәм биш мең сум акчасы югалуын белгән һәм шунда ук эчке эшләр бүлегенә хәбәр иткән.
Без капчыкта ятмый, диләр бит, ул кайчан булса да бер килеп чыга. Караклыкта шәһәрдә яшәүче ике эшсез гаепле булып чыга. Аларны очраклы шаһитләр таный. Тикшерү барышында аларның фатирга төнлә, ачык форточкадан керүләре билгеле булды.

Нет комментариев