Бәйрәм көннәрендә районда берничә урында янгын чыкты.
Өчкүл авылында берәүләрнең мунчасы янып бетә. Сәбәбе - төтен юлы дөрес эшләнмәгән. Йортын, каралты-курасын саклап калганнар.
Шәһәрдәге бер йортның сарай түбәсендәге ялкынны вакытында күреп алып, сүндереп өлгерәләр. Ут электр үткәргечнең төзексезлеге аркасында килеп чыга.
Ә менә Ким авылы кешесе үз сарае янындагы чүп-чарны...
Бәйрәм көннәрендә районда берничә урында янгын чыкты.
Өчкүл авылында берәүләрнең мунчасы янып бетә. Сәбәбе - төтен юлы дөрес эшләнмәгән. Йортын, каралты-курасын саклап калганнар.
Шәһәрдәге бер йортның сарай түбәсендәге ялкынны вакытында күреп алып, сүндереп өлгерәләр. Ут электр үткәргечнең төзексезлеге аркасында килеп чыга.
Ә менә Ким авылы кешесе үз сарае янындагы чүп-чарны яндырып, ут чыгара.
Красный Вал авылы янында 8 гектарда коры үлән яна. Кемдер уйламыйча тәмәке төпчеге ташлап китә һәм коры үләнгә ут каба.
Нет комментариев