Ата-аналар илнең киләчәге өчен җаваплылыкны балачактан ук тәрбияләргә кирәк, диләр.
Спас районы сайлау участокларына ата-аналар балалары белән бергә тавыш бирергә килеп, балачактан ук аларны гражданлык позициясен күрсәтергә өйрәтәләр.
«Улым әле кечкенә булса да, барысын да аңлый. Шуңа күрә мин аны сайлауларга алып килергә булдым. Районда сайлауларны санламаган, аларга йөрмәгән кешеләр бар. Улымның шундый булып үсүен теләмим. Ул балачактан ук илнең киләчәге аның тавышына бәйле була алачагын аңларга тиеш», – ди Болгарда яшәүче Ольга Погодина.
Нет комментариев