Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полянка авылында юлга асфальт җәелде

Яңы юлның озынлыгы бер километрдан артык.

Полянка авылы юлларына яңа асфальт җәелде. Асфальт салу эшләре Спас районында гомуми файдаланудагы төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын тәртиптә тоту буенча дәүләт контракты кысаларында башкарылды. 

Яңа асфальт юлның озынлыгы – 1 километр 280 метр. Авылның ике урамы – Октябрьнең 70 еллыгы урамы һәм Үзәк урамның бер өлеше яңа өслеккә «киенде». Юл төзүчеләр яңарткан участок авылга керә торган урында башлана һәм Спас Оптторгы кибете тирәсендә тәмамлана. Авыл халкы бу юлны мәктәп автобусы маршруты дип йөртә. Гомумән алганда, яңа асфальт юл авылның барлык социаль-мәдәни көнкүреш объектлары – башкарма комитет, мәктәп һәм балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП аша уза. Аларның барысына да хәзер яңа асфальт буенча барып җитәргә мөмкин булачак.

«Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең Спас участогы юл эшчеләре тырышлыгы белән барлык эшләр кыска вакыт эчендә һм сыйфатлы итеп башкарылган. Юлга барлыгы 1800 тонна асфальт-бетон катнашмасы салынган. Моны башкарып чыгу прораб Николай Земсков җитәкчелегендәге заманча юл төзү комплексы ярдәмендә мөмкин булды. 

Асфальт җәю эшләре тәмамлангач, эшчеләр юл кырыен асфальт гранулянт белән ныгыту эшенә керешәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев