«Новая жизнь» («Яңа тормыш») редакциясе газета укучыларны коймак белән сыйлады
Тәмле чара Масленица атнасы уңаеннан уздырылды.
Бүген «Новая жизнь» («Яңа тормыш») редакциясе гадәти булмаган чара үткәрде. Район газетасына язылып, аны үзләре редакциядән килеп алучыларны тәмле коймак һәм бал белән сыйладылар. Чара Масленица атансы уңаеннан оештырылды.
Коймакны редакция хезмәткәрләре үзләре пешереп килгән. Сый редакциягә килгән һәр язылучының күңеленә хуш килде.
Коймак татып карарга тәкъдим иткәч, елмаймаган кеше булмады. Барысы да чын күелдән газетага уңышлар, ә хезмәткәрләргә эшләрендә иҗади уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев