Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Үлемне кая сатуларын хәбәр ит” акциясе

Россия ФСКН үткәргән "Үлемне кая сатуларын хәбәр ит!" дигән наркотикларга каршы акциянең төп максаты - халык белән эшне активлаштырып, наркотикларга бәйле җинаятьләрне булдырмас өчен мәгълүматлар алу.

Акцияне үткәрү чорында Россия ФСКН идарәсенең ТР булеге "кайнар линия" телефоннарына 300дән артык кеше мөрәҗәгать итте, шул исәптән 70 оператив әһәмияткә ия булган мәгълүмат алынды. Гражданнар наркотикларны сату һәм куллану урыннары, йорт подъездларында һәм йорт яны территорияләрендә кулланылган шприцлар табу фактлары, наркотик матдәләр ясау урыннарының адреслары, икенче төрле әйткәндә, баскычларга ят ис чыгу фактлары, подъездларда шикле кешеләр булуы турында хәбәр иттеләр. Чылтыратучылар фикеренчә, наркотиклар кебек исерткеч сыйфатларга ия булган яңа матдәләрне сату урыннары турында да шактый мәгълүмат алынды. Бу матдәләр бакча корткычларына каршы көрәш өчен кулланыла торган легаль чаралар, ванна керү өчен тозлар һәм үсемлекләрнең үсүен көчәйтүче матдәләр рәвешендә сатыла. Һәр алынган мәгълүмат буенча тикшерү Идарәнең оператив хезмәткәрләренә йөкләнде.
Акциянең халык өчен җайлы ягы шунда: хәбәр калдыру һәм сорау бирү өчен үз исемеңне әйтеп тормасаң да була, чөнки чылтыратулар аноним рәвештә кабул ителә.
Халыкка уңайлы булсын өчен акциянең "филиаллары" Идарәнең районара бүлекләре тарафыннан Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә дә оештырылды.
Акциянең икенче ягы да зур әһәмияткә ия булуын онытмаска кирәк. Бу - наркомания һәм наркобизнес белән көрәш өлкәсендә эшләүче белгечләр - психолог, мәгариф, балалар һәм яшьләр белән эшләүне оештыру өлкәсендәге белгечләр, реабилитация белән шөгыльләнүче җәмәгать оешмалары вәкилләре, төп дини конфессия вәкилләре ярдәме һәм киңәшенә мохтаҗ булган бар кешегә мәгълүмати ярдәм күрсәтү.
Акция ике этапта үткәреләчәк: 2012 елның 19 мартыннан алып 29 мартына кадәр - беренче этап, ә 2012 елның ноябрендә - икенче этап. Акция барышында гражданнар түбәндәге телефоннар буенча чылтыратып, белгечләргә сорау бирә ала:
- наркоконтрольнең Чистай районара бүлегенә эш көннәрендә сәгать 8дән 17.00гә кадәр, ял көннәрендә сәгать 9дан 12гә кадәр Чистайдагы (8-84342) 5-27-31 телефон буенча, башка сәгатьләрдә автоответчик эшли;
- табиб-наркологка сәгать 8дән 15кә кадәр 4-42-88 телефоны буенча;
- яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенә сәгать 8дән 17.00гә кадәр 4-48-49 телефоны буенча;
- психология-педагогия үзәге психологына сәгать 8дән 17.00гә кадәр 5-52-78 телефоны буенча;
- мәгариф идарәсенә 5-41-90 телефоны буенча.
Шулай ук тәүлек әйләнәсендә Наркоконтроль идарәсенең Казандагы (8-843)-273-43-45 "ышаныч телефоны"на чылтыратырга була.
Чылтыратуларның берсе дә наркополиция хезмәткәрләренең игътибарыннан читтә калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция наркотиклар