Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Флот традицияләренә тугры! (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Узган якшәмбедә Россия Хәрби Диңгез Флоты көнен билгеләп үттеләр. Флотның барлыкка килүенә быел 320 ел тулды.

Бу көнне Болгар шәһәрендә диңгезчеләргә куелган истәлек билгесе янында иртәдән үк төрле елларда Россия һәм СССР Хәрби Диңгез Флотында хезмәт иткән диңгезчеләр җыела башлады. Музыка, диңгез турында җырлар шәһәр халкын һәм кунакларны үзенә җәлеп итте. Алар да бәйрәмгә кушылып, диңгезчеләрне чын күңелдән тәбрик иттеләр.
Район башлыгы Камил Нугаев бәйрәмгә килгән халыкны сәламләп, диңгезчеләргә иң җылы теләкләрен җиткерде.
- Бу бәйрәмне оештырып, сез башкаларга үрнәк күрсәтәсез, - диде ул. - Мондый чаралар яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный...
"Юнармия" җирле штаб җитәкчесе Илһам Мидхәтов диңгезчеләрне тәбрик итеп, Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодиннан сәлам җиткерде. Аннары флот ветераннарын бүләкләү тантанасы башланып китте.
2нче ранг капитаны Валерий Марянинга - "Россиянең су асты көчләре" медале, өлкән мичман Александр Ходаловка һәм өлкән мичман Александр Татиевскийга - "ВМФ России. Долг, честь, слава" медале, өлкән матрос Антон Фарисеевка - "Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итү истәлеге" медале, гвардия кече сержанты Виктор Корниловка - "Россия водолазлык эшенә 135 ел" медале, диңгез пехотасы гвардия сержанты Андрей Новиковка, 2нче статья старшинасы Рафис Әхмәтҗановка, матрос Павел Козенкога - "Балтыйк флотында хезмәт итү истәлеге" медале, 1нче статья старшина Андрей Казначеевка - "Кара диңгез флотында хезмәт итү истәлеге" медале, өлкән корабль старшинасы Ильбрус Нигмановка, 1нче статья старшинасы Александр Семушкинга, өлкән матрос Александр Макаска "Тын океан флотына 285 ел" медале тапшырылды.
Бүләкләү тантанасыннан соң диңгезчеләр традиция буенча шәһәрне әйләнделәр, флот ветераннары - 2 ранг капитаны Вениамин Федорец, капитан-лейтенант Гамир Кадыйров янында булдылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок салдылар. Аннары диңгезчеләр вафат булган дуслары каберенә бардылар, Полянка авылы зиратында, үзенең хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган матрос Василий Борисов каберендә булдылар. Алар шулай ук батырның әнисе Валентина Филипповна янына да кереп чыктылар.
Бәйрәм Идел буенда дәвам итте. Узган еллардагы кебек, диңгезчеләрне Нептун һән аның яраннары котлады, аннары Александр Ходалов, Николай Пеньков, Андрей Панкратов һәм башкалар флот тормышыннан юмористик күренешләр күрсәттеләр. Диңгезчеләр рәхәтләнеп бер-берсе белән аралаштылар, флотта хезмәт иткән елларны, бергә хезмәт иткән дусларын искә алдылар һәм рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Тәлгат Җамалетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев