Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгар Мәдәният йортының талантлы яшь фотографы

Ирешкән уңышлары өчен Егор Васильев Мактау грамотасына лаек булды.

Район мәдәният йортының яшь фотограф-видеографы Егор Васильев объективында – туган район һәм кешеләр. 

Фотография белән Егор күптәннән мавыга башлый. Хәзер ул егетнең һөнәренә әверелгән. Инде дүрт ел район Мәдәният йортында эшли. Үзешчән артистларыбыз катнашындагы бер генә концерт та аннан башка үтми. Егор күбесенчә фоторепортажлар ясый, чөнки Мәдәният йорты бик күп чаралар үткәрә. Еш кына артистлар белән башка шәһәрләргә барырга туры килә. Үзенең видеоязмаларын һәм фоторепортажларын Егор Мәдәният йортының социаль челтәрендә урнаштыра. Бер тапкыр күрү йөз тапкыр ишетүдән яхшырак булганга күрә, аның төп бурычы – текстны тулыландыру, иллюстрацияләү. Шулай итеп ул район халкына үзләре бара алмаган чараларны күрергә ярдәм итә. 

– Эшем кыска вакыт эчендә миңа профессионал буларак үсәргә ярдәм итте, – ди Егор. – Шул ук фотоларны эшкәртү, видео яки фотога төшерү осталыгы югарырак дәрәҗәгә күтәрелде. Үзем дә эшемнең сыйфаты артты, дип уйлыйм.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен Егорга ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев