Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгар Ислам академиясе студенты Халыкара Коръән хафизлары конкурсында призер булды

Конкурс Иран башкаласы Тегеран шәһәрендә узды.

Иран башкаласы Тегеран шәһәрендә ел саен уздырыла торган Халыкара Коръән хафизлары конкурсы төгәлләнде. Конкурста Болгар Ислам академиясенең беренче курс магистратурасы студенты Бурхониддин Рәхимов катнашты. Яшь Коръән хафизы конкурста академия исеменнән генә түгел, бөтен илебез исеменнән чыгыш ясады.

Конкурс өч этапта узды. Онлайн үткәрелгән сайлау турында 110 ил вәкиле катнашты. Алар арасында җиңеп чыккан 12 ил вәкиле ярымфиналда катнашу өчен Иранга килделәр. Академия студенты беренче урынны алып, финалга чыкты. Финалда исә алты ил – Россия, Палестина, Нигерия, Алжир, Иран һәм Согуд Гарәбстаны катнашты. Конукрста катнашучылар шулай ук Иран Ислам Республикасы президенты Ибраһим Рәиси белән дә очраштылар.

Конкурста катнашучыларның белемнәренә Иран, Әфганстан, Бангладеш һәм Гыйрактан дәрәҗәле галимнәр һәм дин белгечләре кергән мәртәбәле жюри бәя бирде.

Конкурсның барлык этаплары буенча Бурхониддин Рәхимов икенче урынны алды һәм 7000 доллар күләмендә бүләккә лаек булды.

Конкурста катнашучы билгеләп үткәнчә, Корән хафизларының барысы да лаеклы чыгыш ясасалар да, җиңүчеләр исемлегенә өч кенә кеше сайлап алынган.

Студент шулай ук башка илләрдәге шундый ук конкурсларда катнашу тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Аның фикеренчә, мондый чараларда катнашу Коръән хафизларына изге китапны ешрак кабатларга мөмкинлек бирә, Коръән аятьләре бөтен дөняга яңгырасын өчен этәргеч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев