Махсус салым режимнары реформасы шул исәптән гадиләштерелгән салым системасына да кагылды. Хәзер, 2013 елдан гадиләштерелгән системага күчү өчен билгеләнгән вакыт эчендә бу хакта салым инспекциясенә хәбәр итәргә генә кирәк. Салым кодексының 26.2 бүлегендә каралган таләпләр төгәл үтәлгән очракта, әлеге махсус режимның өстенлекләреннән хәзерге вакытта ЕНВД (мәҗбүри керемгә бердәм салым) түләүчеләр...
Моңа кадәр киләсе салым чорында гадиләштерелгән салымга күчү өчен салым түләүчеләр агымдагы елның 1 октябреннән 30 ноябренә кадәр федераль салым хезмәте инспекциясенә тиешле гариза тапшырырга тиеш иде. Салым кодексына 2012 елның 25 июнендә 94-ФЗ Законы тарафыннан кертелгән төзәтмәләр нигезендә (аннары 94-Ф3 Законы), хәзер елның 31 декабренә кадәр салым инспекциясенә Хәбәр кәгазе (уведомление) генә тапшырырга кирәк.
Гадиләштерелгән салымга күчүнең мондый тәртибе 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертеләчәк.
94-Ф3 Законы нигезендә, Салым кодексының 26.2 нче бүлегендә язылганча, гадиләштерелгән салым системасына күчүе турында салым инспекциясенә вакытында хәбәр итмәгән салым түләүчеләрнең әлеге махсус режимнан файдаланырга хакы юк. Бу норма 2013 елның гыйнварыннан эшли башлап, инде агымдагы елда ук салым системасын үзгәртү турында салым инспекциясенә хәбәр итмәүчеләргә дә кагылачак.
Чынлыкта, Хәбәр элеккеге гариза функциясен үти. Беренчедән, ул салым түләүченең бюджет белән исәп-хисап ясау тәртибен үзгәртүе турында салым инспекторларына хәбәр итә. Икенчедән, Хәбәрдә салымның гадиләштерелгән системасын рөхсәт итүче төп шартлар декларацияләнә. Гадиләштерелгән системага теләге булган бөтен кеше дә күчә алмый, моның өчен фирма яки эшмәкәр эшчәнлекнең билгеле бер таләпләренә җавап бирергә тиеш. Элекке гаризада шундый өч күрсәткеч (калган бәя ОС һәм НМА, керемнәрнең күләме һәм исемлек буенча уртача сан) күрсәтелсә, хәзер инде шуларның икесен генә хәбәр итәргә кирәк булачак. Бу очракта 2013 елдан салымның гадиләштерелгән системасына күчкәндә материаль булмаган активларга чикләүләр булмаячак. Моны Россия Финанс министрлыгы да 2012 елның 12 сентябрендәге 03-11-06/2/123нче номерлы Хаты белән раслады.
Хәбәрдәге бөтен күрсәткечләр агымдагы елның 1 октябренә кадәрге чор өчен чагылдырыла. Шуңа күрә гадиләштерелгән салым системасына күчү турында хәбәрдә көне дә элеккечә кала.
Киләсе салым чорыннан гадиләштерелгән салым системасына күчү турындагы хәбәрне тутырганда, салым түләүче шулай ук салым түләү объектын - керемнәрне яки чыгымнарның зурлыгына карап киметелгән керемнәрне күрсәтергә тиеш. Соңыннан салым түләү объектын үзгәртергә дә була. Тик хәбәр бирү вакыты тәмамланганчы, ягъни, 31 декабрьдән дә соңга калмаска кирәк. Соңга калган очракта моны бер елдан соң гына эшләргә мөмкин булачак.
94-Ф3 Законы нигезендә, 2013 елдан башлап мәҗбүри керемгә бердәм салымны ирекле рәвештә түләү кертелә. Хәзерге мәҗбүри керемгә бердәм салымны түләүчеләр яңа елдан башлап ЕНВД түләүдән баш тарта алалар. Димәк, салымның гадиләштерелгән системасына күчәргә мөмкин булачак. Тик моның өчен федераль салым инспекциясенә хәбәр итәргә кирәк.
Шунысына да игътибар итегез! 2013 елдан ЕНВД түләүдән баш тарту өчен яңа елның беренче биш эш көнендә мәҗбүри керемгә бердәм салым түләүчеләр исемлегеннән төшерү турында гариза язып тапшырырга кирәк (Россия Финанс министрлыгының 2013 елның 30 августындагы 03-11-06/3/65нче номерлы Хаты).
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев