Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Үзебез сайларга тиеш

Якшәмбе көнне, 18 мартта, Россия Федерацисе Президентына сайлаулар булачак.

Бу илебез язмышы өчен дә, аерым алган һәр кеше өчен дә бик мөһим бер вакыйга. Чөнки безнең киләчәк тормышыбыз, иминлегебез бары тик безнең кемне сайлавыбыз белән бәйле. Ә тормышта һәр кеше киләчәккә ышаныч, өмет белән яшәргә тели.
Шуңа күрә илебез язмышына битараф булмаган һәр кеше бу көнне сайлау участокларына барып, үзе ышаныч белдергән, илебездә демократияне арттырырырга, дәүләтебезне алга җибәрергә сәләтле, дип санаган кандидат өчен тавышын бирергә тиеш.
Нәкъ иртәнге сәгать сигездә районның барлык шәһәр һәм авыллардагы сайлау участоклары үз ишекләрен ачып җибәрәчәк. Тавыш бирү нәкъ егерме сәгатькә кадәр дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, сайлау бюллетененә кертелгән сигез кандидат арасыннан сез үзегез сайлап алган бер кандидат өчен билге куярга тиеш (башка очракларда бюллетень гамәлдән чыккан булып санала).
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, тавыш бирүне мөмкин булганча ачык итү өчен, һәр сайлау участогында күзәтүчеләр эшләячәк.
Күптән килгән традиция буенча, сайлау участокларының күбесендә бу көнне музыка яңгырап торачак, шуңа күрә бу ял көнне теләге булган кеше үз гражданлык бурычын үтәп кенә калмыйча, туганнары, якыннары арасында ял да итә ала. Бу максаттан сайлау участокларында тәм-том, камыр ризыклары, шашлык сатучы сәүдә нокталары эшләп торачак. Шулай ук бу көнне авыл һәм шәһәр халкы алдында үзешчән артистлар чыгыш ясаячак. Сезне көтеп калабыз, хөрмәтле сайлаучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев