Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спаслылар Казанда хәйрия концертына барды

Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларыннан торган район делегациясе 9 Май бәйрәме алдыннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәйрия концертында катнашты. Бу чара - сугыш чоры кыенлыкларын үз җилкәсендә күтәргән һәм Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләгән...

Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларыннан торган район делегациясе 9 Май бәйрәме алдыннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәйрия концертында катнашты.
Бу чара - сугыш чоры кыенлыкларын үз җилкәсендә күтәргән һәм Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләгән буын кешеләренә карата олы хөрмәт һәм ихтирам билгесе. Ветераннар үзләрен республика башкаласына чакырулары һәм бәйрәм алдыннан бүләк тапшырулары өчен рәхмәт әйттеләр. "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Камил Нугаев исеменнән 540 азык-төлек пакеты тапшырылган. Моннан тыш, ветераннарга кайчандыр үзләре эшләгән коллективлардан да бүләкләр биргәннәр. Җирдә тынычлык хакына яу кырында һәм тылдагы батырлыклары өчен гомерләрен һәм көчләрен кызганмаган ветераннарның һәркайсы канәгать булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев