Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Спас" дәүләт табигать тыюлыгына 21 ел тулды

Региональ әһәмияттәге "Спас" дәүләт табигый тыюлыгы 2001 елның 23 мартында барлыкка килде.ләт табигать тыюлыгына 21 ел тулды

Региональ әһәмияттәге "Спас" дәүләт табигый тыюлыгы 2001 елның 23 мартында барлыкка килде.

Кичә "Спас" дәүләт табигать тыюлыгы үзенең 21 еллыгын билгеләп үтте.

Заказник составына Куйбышев сусаклагычында урнашкан 64 утрау һәм сайлык керә.  Бу сайлыклар – сусаклагыч балыкларының иң зур уылдык чәчү урыннары. "Спас архипелагы" Россиянең төп орнитологик территорияләре исемлегенә һәм халыкара әһәмияттәге аеруча кыйммәтле су-сазлы җирләр исемлегенә кертелгән.

Тыюлыкта 448 төр үсемлек бар. Биредә 7 төр амфибия, 5 төр рептилия, 114 төр кошлар һәм 39 төр җанварны очратырга мөмкин.

Тыюлык территориясендә сирәк очрый һәм юкка чыгу куркынычы янаган үсемлекләр, кошлар һәм еланнар очрый.

Утраулар һәм сайлыкларда тикшерүләр узган гасырның 70нче елларыннан бирле алып барыла.

Районның биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, аучылык җәмгыяте башка табигать саклау оешмалары белән берлектә табигатьне саклау буенча эш алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев