Район газетасына нигә языласыз?
Бу сорауны хәбәрчеләребез даими газета укучыларыбызга бирде.
Марина Крапивина,
Никольск элемтә бүлеге мөдире:
– Безнең авыл халкы вакытлы матбугатка актив языла, барлык басмалар арасыннан “Новая жизнь” газетасына өстенлек бирүчеләр аеруча күп.
Безнең бүлек район газетасына язылу буенча планны һаман үти, бу язылу кампаниясендә дә башкалардан калышмаска тырышабыз. Аеруча өлкән яшьтәгеләр район газетасын укып барырга күнеккән, газетага язылып, безнең кечкенә коллективка, почта ташучыларга азмы-күпме ярдәм итәргә дә тырышалар. Яраткан газета-журналларыннан, аеруча барыбыз өчен дә якын район газетасыннан аерылмаганнары өчен авылдашларыма чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә.
Әлфия Гатауллина,
тыл хезмәтчәне (Ямбакты авылы):
– Мин үзем шушы авылда туып-үстем, гомер буе терлекчелектә эшләдем.
Гаиләбезнең кайчан да булса “Яңа тормыш” газетасына язылмый калуын хәтерләмим, шуңа күрә кечкенәдән аны укып үстем. Газета аша район хәлләре, авыл уңганнары белән танышып бардык, бөтен яңалыкларны шуннан белдек. Киләчәктә дә яраткан газетама беренчеләрдән булып язылачакмын.
Ольга Сидоршина,
китапханәче (Болгар шәһәре):
– Район газетасы сайтына көн саен кереп, яңалыклар белән танышып барырга тырышам. Бу бик уңайлы да, вакытка да шактый экономия ясый. “Новая жизнь” басмасыннан да баш тартырга җыенмыйм, ел саен язылып торам.
Газета авыл һәм шәһәрнең хезмәт алдынгылары, ветераннар, укучыларыбыз ирешкән уңышларны даими яктырта. Болар барысы да кызык. Тик шулай да газета битләрендә булачак бәйрәмнәр, чаралар турында алдан хәбәр итсеннәр иде, чөнки еш кына нинди дә булса чараның үткәрелүе турында ул узганнан соң гына беләбез. Шундый мавыктыргыч, кызык чарада катнашмый калуыбызга үкенгән чаклар да була. Билгеле, беренче чиратта моны чара үткәрүчеләр үзләре эшләргә тиеш, шулай да газета бу өлкәдә күбрәк инициатива күрсәтсен иде.
Флюра Хәйретдинова,
хезмәт ветераны, ветераннар оешмасы рәисе (Иске Рәҗәп авылы):
– “Яңа тормыш” газетасына күптәннән бирле язылып киләм.
Кырык елдан артык авылыбыз китапханәсендә эшләү дәверендә, район газетасына язылып кына калмыйча, аның белән актив хезмәттәшлек итәргә дә туры килде. Бүгенге көндә дә газетага язылам, мәкаләләрем дә газета битләрендә еш кына дөнья күрә.
Минем өчен газетада язылган теләсә нинди язма кызык. Укучыларыбыз, укытучылар, төрле тармак хезмәткәрләренең уңышларына сөенәм, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре батырлыгына, фидакарьлегенә сокланам. Икенче яртыеллыкка газетага инде язылып куйдым.
Евгений Савинов,
кадет интернат-мәктәбе директоры:
– Район газетасы белән мин кечкенәдән үк таныш.
Әти-әнием бик күп газета-журналларга языла иде, башка басмалар арасында һәрвакыт “Новая жизнь” газетасы булды. Шушы традицияне үз гаиләмдә дә дәвам итәбез.
Газета битләрендә эшчәнлекнең төрле тармакларында районның тормышы тулы күләмдә чагылыш таба. Шактый яңалыклар турында нәкъ газетадан укып беләбез. Аның битләрендә таныш-белешләр, якыннар һәм туганнары, үзебезнең мәктәп укучылары һәм укытучылары күренсә, аеруча күңелле була. Шулай итеп, район газетасы белән аерылырга җыенмыйбыз.
Валентина Антонова,
пенсионер (Аграмак авылы):
– “Новая жизнь” газетасына күптән язылабыз, аның һәр санын түземсезлек белән көтеп алабыз.
Бакча һәм йорт эшләреннән бушаган чакларда ирем белән газетаны башыннан ахырына кадәр укыйбыз. Яңалыкларны да район газетасы аша белеп торабыз. Газета белән киләчәктә дә аерылырга җыенмыйбыз. Икенче яртыеллыкка язылып өлгермәсәк тә, шушы көннәрдә язылырга тырышырбыз.
Галина Баранова, (Болгар шәһәре):
– Артык күп газета яздырганым юк, шулай да район газетасыннан аерылмаска тырышам.
Аны редакциядән үзем килеп алам, чөнки альтернатив рәвештә язылу күпкә очсызрак була. Өйдән чыгып урам әйләнеп керү өчен үзенә күрә бер сәбәп тә табыла.
Минемчә, безнең газета райондагы хәлләрне тулысынча яктыртып бара, җиңел укыла. Шуңа күрә киләчәктә дә аннан аерылырга җыенмыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев