Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нур өсти торган бәйрәм

Болгар Ислам академиясенең Ак мәчетендә Корбан бәйрәме хөрмәтенә иртәнге намаз укылды.

Бөтен мөселман дөньясында зурлап билгеләп үтелә торган изге Корбан бәйрәменең тарихы тирәнгә, ерак гасырларга барып тоташа. Бу хакта Али хәзрәт Тажиев та кат-кат телгә алып үтте, үтемле вәгазьләр сөйләде, Коръәннән аятьләр һәм сүрәләр укыды.

Милләттәшләребезне район башлыгы Камиль Нугаев та котлады:

– Татарстан Республикасы Президенты һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш телим. Иртәнге намазга төрле милләт вәкилләренең килүе безне бер дин, бер үк уй-фикер һәм планнар берләштерүе турында сөйли. Без киләчәктә дә бердәм гаилә булып яшәргә тиеш.

Иртәнге намазда Болгардагы Ислам академиясе укытучылары, бөтен мөселман дөньясында танылган дин белгечләре Люай Әль Хәлили (Иордания), Айман Захрави (Сирия) катнашты. Палестинадан килгән шәех Исмаил Бол-бол изге Коръәннән сүрәләр һәм аятьләр укыганда милләттәшләребез җир йөзендә яшәүче барлык кешеләрнең бер-берләренә карата шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булуларын, гел тыныч, аңлашып яшәүләрен, күкләребезнең һәрчак аяз булуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев