Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәбәрләр ялган булса…

Беренче урта мәктәптә террорчылык актлары турында ялган хәбәрләр таратуга каршы дәресләр булды.

Класс җитәкчеләре укучылар белән телефон аша террорчылык очраклары, аның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында әңгәмәләр уздырдылар. Нинди дә булса урында шартлаткыч куелуы турында ялган хәбәр җибәрүче яшүсмерләр бу хакта беркем дә белмәс, дип ялгышалар. Чөнки хәзерге вакытта хокук саклау органнары заманча җайланмалар ярдәмендә теләсә кайсы шылтыратуның нинди номердан булуын һәм бу телефонның хуҗасы кем икәнен санаулы минутлар эчендә билгели ала. Укучыларны шулай ук җәмәгать тәртибен бозучы бу җинаятьнең нинди куркыныч булуы турында тагын бер тапкыр кисәттеләр. Әңгәмә барышында террорчылыкны кисәтү буенча видеоязмалар күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев