Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җәен балаларыгыз ничек ял итә?

Сергей ШИТОВ (Болгар шәһәре): -Быел безнең алтынчы класска күчкән улыбыз путёвка буенча Анапага барып, беренче тапкыр диңгез буенда, “Черноморец” лагерында ике атна рәхәтләнеп ял итеп кайтты.

Ә болай, буш вакытларында ул үзенең яраткан эше белән шөгыльләнә, фанерадан төрле фигуралар кисеп ясый. Шулай ук безгә бакча эшләрендә дә булышырга өлгерә.

Ольга КУЗЬМИНА (Полянка авылы):

-Улыбыз Даниил җәйге каникулларын мәктәп яны ял һәм хезмәт лагеренда башлап җибәрде. Июльдә без аның белән Кара диңгезгә, Сочига барып ял иттек, диңгездә коендык, кояш нурларында кызындык һәм аннан күп кенә онытылмас тәэсирләр белән кайттык.

Оныгыбыз Даниэль дә мәктәп яны лагерында булды.  Аннан Казанга, әбиләре янында кунак булырга Азнакайга китте. Башка вакытларда балалар бакча эшләрендә булышалар, чүп-үләннәре утыйлар, су сибәләр. Шулай ук, алар Иделдә су коеналар, безнең белән бергә әлбәттә.

Надежда ШИТОВКИНА (Болгар шәһәре): 

-Алтынчы класска баручы кызым Наталья, танышым бүләк иткән путёвка буенча Мамадышта бию академия лагерында өч атна ял итеп кайтты. Безнең “Болгар” лагерының да бер сменасында ял итте. 

Беренче классны тәмамлаган кече кызыбыз Светлана июньдә мәктәп лагерына йөрде. Аннан соң алар икесе дә Аграмак авылында әби-бабайларында кунак булдылар. Ә эссе көннәрдә без барыбыз бергә Иделдә, Рәбига күлендә су коендык. Буш вакытларында кызлар китап укыйлар, уйныйлар, гомумән алганда, файдалы итеп ял итәләр.

Любовь АБРАМОВА (Кожаевка авылы):

-Быел безнең кызыбыз Азалия беренче класска укырга бара. Июньдә ул мәктәп белән якыннанрак танышып, мәктәп  лагерына йөрде. Башка вакытларда һәрвакыт табигать кочагында саф һавада дус кызлары белән уйныйлар,су коеналар. Тиздән кызым белән Казан шәһәрен карап, шулай ук мәктәп кирәк-яракларын алып кайтырга җыенабыз.

Марина БЕДНЯЖКИНА (Антоновка авылы):  

- Мин улым Александрның җәйге ялы бик оешкан төстә бара дип уйлыйм. Ул каникулын “Болгар” лагерында ял итүдән башлап җибәрде. Безнең лагерьда ял итү аңа бик ошый. Аннан Сарманда күнегүләр җыенында булып кайтты. Ул чаңгы спорты белән шөгыльләнә, җәен роллерларда йөри.

Александр шулай ук малларга азык әзерләүдә һәм хуҗалыктагы башка эшләрдә дә булыша, авылда эш күп бит ул.

Наталья КОРОЛЁВА (Болгар шәһәре):

Быел улым Александр тугызынчы классны тәмамлады, шуңа күрә җәйнең беренче ае үткәне имтиханнар белән сизелми дә калды. Аның өчен бик дулкынланып, борчылып торсак та, ул имтиханнарны әйбәт кенә тапшырды. Инде укуын унынчы класста дәвам итәчәк. Җәен Саша үзенең кирәк-яракларына җитәрлек акча да эшләп алды. Ул футбол белән шөгыльләнә, көн саен футбол мәйданчыгына күнегүләргә йөри. Хәзер Саша Зәй шәһәренә өч атнага спорт лагерына китте. Менә шулай,аның тик утырырга вакыты да юк. 

Людмила С. (Болгар шәһәре):

– Минемчә, безнең шәһәрдә балаларга ял итү урыннары җитеп бетми. Шәһәр үзәгендә урнашкан китапханә һәм балалар скверы белән генә проблеманы хәл итеп булмый. Читтәрәк урамнарда яшәүче балаларның берсе дә монда кадәр килә алмый. Бездә аттракционнар да юк, читтән килгән очракта, бәяләре кесәгә сугарлык. Берничә балага билет сатып алсаң, моның күпмегә төшүен чамалавы читен түгел. Шулай ук лагерьга да бөтен кешенең баласын йөртерлек мөмкинлеге юк, чөнки путевкалар кыйммәтләнде. Башка чара калмагач, укучыларның күбесе компьютер артында утыра, телефон белән мәш килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев