Яңалыклар
Бөртеклеләрне җыеп бетерделәр
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, районда бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнгән.
Ашлыкның тулай җыемы 121237 тонна тәшкил итте, һәр гектардан уртача 31,9 центнер җыеп алынган. Шулай да басуларда урып-җыю эшләре дәвам итә әле. Техник культуралардан әлегә рапс белән рыжик кына җыеп алынган. Игенчеләргә 650 гектар мәйданнан - соя, 10600дән артык гектардан - көнбагыш, бөртеккә һәм силоска 3240 һәм 1100 гектардан кукуруз җыеп алырга кирәк.
Хуҗалыкларда көзге культуралар чәчү дәвам итә: хәзерге вакытта 18300 гектар мәйданда булачак уңышка нигез салынган. Механизаторлар туңга сөрүне дә туктатып тормый: әлегә бу агрочара 23500 гектарда башкарылган, ә барлыгы 54000 гектарда җир сөрергә кирәк.
Фото: http://regionvest.ru/nalchik/2017/08/08/447099-v-kabardino-balkarii-zavershena-uborka-zernovykh-i-zernobobovykh-kultur.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев