Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар мәдәният йортында милли проектларга багышланган фотокүргәзмә оештырылды

Күргәзмә рәсемнәре конкурсның республика этабына җибәрелә.

«Милли проектлар: Татарстан-2021» республика фотоконкурсы кысаларында Болгар мәдәният йорты фойесында фотокүргәзмә оештырылды. Күргәзмә белән предприятие һәм оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, чакырылган кунаклар танышты.
2021 елда Спас районы 4 милли проектта катнашты.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» региональ проекты кысаларында Болгарның үзәк мәйданында 14 млн. сумга реконструкцияләү һәм төзекләндерү эшләре башкарылды. Бу әлеге объектта эшләрнең өченче этабы.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында районда Ким-Кузнечиха-Урман Хмелевкасы юлы төзекләндерелде. Әлеге юл Татарстанны Ульяновск өлкәсе белән тоташтыра. Юлны инде 10 елдан артык ремонтламаганнар иде. Шулай ук Базарлы Матак–Болгар төбәк юлының тузган участогы да тәртипкә китерелде. Аның озынлыгы 1 километр тәшкил итте.
«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» региональ проекты кысаларында Болгарның 2нче урта мәктәбендә һәм Өчкүл мәктәбендә белем бирү үзәкләре булдырылды. «Математика һәм информатика», «Табигать фәннәре», өстәмә белем бирү программалары буенча һәр мәктәп өчен 870 мең сумлык җиһазлар, чыгым материаллары, укыту һәм тәрбия чаралары сатып алынды. 2019 елда мондый үзәк Кимда, 2020 елда – Никольск урта мәктәпләрендә ачылды.
«Экология» милли проекты кысаларында Спас урманчылыгы урман торгызу һәм урман үрчетү белән шөгыльләнде. 22,7 га мәйданда – ясалма урман торгызу, 23,3 га табигый урман торгызу эшләре башкарылды. Киселгән һәм юкка чыккан кишәрлекләрдә урманны торгызу өчен урман 270 килограмм орлыклар запасы тупланган. Аларның 265 кг – имән орлыгы, 5 кг ылыслы агачлар орлыгы. Проектның төп максаты – 2024 елга урманнардан файдалану һәм яңадан торгызу балансын 100%ка тәэмин итү. Эшләр 2019 елдан бирле бара.
Фотокүргәзмә рәсемнәре конкурсның республика этабына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев