Болгар Мәдәният йорты артистлары концлагерь тоткыны Нәкыя Хәмидуллинаны Җиңү көне белән котладылар
Артистлар Нәкыя апа йорты янында концерт оештырдылар.
Район Мәдәният йорты үзешчән артистлары элеккеге концлагерь тоткыны Нәкыя Хәмидуллинаны Җиңү бәйрәме белән котладылар. Күчмә концертны алар Җиңү парадыннан соң ветеран яши торган йорт янында оештырдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый концертлар инде традициягә әверелде. Нәкыя апа да үзешчәннәрнең чыгышын һәр ел түземсезлек белән көтеп ала.
Бу юлы да Мәдәният йорты артистлары Михаил Баландин, Ольга Смолина, Александра Калашникова, Рамилә Исхакова, Василий Кощеев баянга сугыш чоры җырларын башкардылар. Дулкынланган Нәкыя апа күз яшьләрен тыя алмады.
Күчмә концерттан соң ветеран артистларга чын күңелдән рәхмәт әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев