Болгар командасы Татарстан беренчелегендә көмеш призер булды
Мини-футбол буенча ТР беренчелегендә 2006-2007 елгы егетләр көч сынашты.
2006-2007 елгы егетләр арасында барган мини-футбол буенча республика беренчелегендә Казан, Кама Тамагы, Буа, Балык Бистәсе, Алабуга, Биектау һәм башка яклардан килгән унбер команда көч сынашты. Зона ярышларында беренче урыннарны алучы командалар – “А” лигасына, икенче урыннарны алучылар (шул исәптән безнең “Волна”) “Б” лигасында уйнады.
Ике уенда “Волна” Байлар Сабасы командасын – 2:1 исәбе, Балык Бистәсе командасын 2:0 исәбе белән отты. Өченче уенда егетләр Казан командасын 4:0 исәбе белән тар-мар иттеләр. Дүртенче уенда исә Буа командасына 1:2 исәбе белән оттырдылар.
Команда составында Александр Коптелов, Ибраһим Рәхимов, Егор Елантьев, Ярослав Дёмин, Адель Казаков, Дмитрий Черников, Матвей Четвергов, Никита Елистратов, Ленар Мортазин, Адель Закиров, Дамир Галиуллин уйнады.
Шулай итеп, “Волна” беренче урынга чыга алмаса да, көмеш призер исеменә ия булдылар. Аларга кубок һәм медальләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев