Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар Ислам акаемиясендә мөһим мәсьәләләр каралды

27-28 сентябрьдә Болгар Ислам академиясендә V Халыкара дини белем бирү учреждениеләре укытучылары форумы узды. Чараны ТР мөселманнарының Диния нәзарәте, Казан федераль университеты, Россия Ислам институты оештырды.

Чәршәмбе көнне үткән пленар утырышта форумда катнашучылар алдында ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Болгар Ислам академиясе ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы Рәфыйк Мөхәммәтшин, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, республика мөфтие урынбасары Мансур Җәләлетдинов, Халыкара ислам фәннәре университетының (Иордания) гарәп теле һәм әдәбиятын өйрәнү өлкәсендә философия докторы, әдәбият һәм гуманитар фәннәр факультетының гарәп теле һәм әдәбияты факультетының кафедра профессоры Габделраззак әс-Сәиди, Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрык институтының ислам һәм ислам белеме бирүне үстерү үзәге хезмәткәре Резедә Әль-Әнси-Сафиуллина һәм башкалар чыгыш ясады.
Пәнҗешәмбе көнне Россия Ислам университеты шәкертләре, Болгар Ислам академиясе һәм республиканың дини белем бирү йортлары укытучылары, дин әһелләре белән ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Марат Хисамиев, Египеттагы "Әл-Әзхәр" университетының ислам фәннәре һәм гарәп философиясе буенча доктор, профессор Исмаил Болбол һәм башкалар аралашты. Форум барышында ислам мәгарифе системасын камилләштерү һәм алда торган проблемаларны хәл итү белән бәйле булган мөһим мәсьәләләр тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев