Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгар ислам академиясендә Татарстан мөфтие докторлык диссертациясен яклады

Камил хәзрәт Сәмигуллин ислам фәннәре докторы дәрәҗәсен алды.

Кичә Болгар ислам академиясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше” темасына язылган докторлык диссертациясен яклады.

Камил хәзрәтнең фәнни җитәкчесе - шәригать фәннәре докторы, БИА һәм Әбу Даби университеты мөгаллиме, фикһ (ислам хокукы) һәм фикһ ысулы (ислам хокукы нигезләре), шулай ук гакыйдә (инану) фәне белгече, Әбу Даби провинциясе мөфтияте белгече Сәиф Али әл-Асри.

Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Дубайның Коръән әзерләү комиссиясе (DIHQA) башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган шәех Мәэмүн әр-Рави, Коръән фәннәре һәм Расм әл-Усмани буенча дөньякүләм танылган белгеч, доктор Ганим Каддури әл-Хамд (Гыйрак) Камил хәзрәт эшнеә уңай бәя бирделәр.

Камил хәзрәтнең фәнни эшен өйрәнгәннән соң, аның чыгышын һәм сорауларга җавапларын тыңлаганнан соң, диссертация советы тарафыннан аңа “Коръән белеме” белгечлеге буенча ислам фәннәре докторы дәрәҗәсен бирү хакында карар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев