Бездә дә аз түгел сөт саву осталары! (ФОТО)
Әле кичә генә Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгының терлекчелек комплексы базасында узган машина белән саву операторларының традицион район конкурсында иң яхшылар ачыкланды.
Конкурста беренче урынга Красный Валдан Вера Битунова лаек булды.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Кагыйдә буларак, мондый конкурска крестьян (фермер) хуҗалыклары, гаилә фермалары һәм акционерлык җәмгыятьләре үзләренең хезмәтләре белән уртак эшкә зур өлеш кертүчеләрне һәм коллективта башкаларга үрнәк булырлык кешеләрне җибәрәләр. Быел, мәсәлән, унбиш кеше катнашты.
– Районда мондый конкурс инде алтынчы тапкыр уздырыла, – диде терлекчеләрне сәламләп район башлыгы Камил Нугаев. – Катнашырга теләүчеләрнең саны да арта бара, димәк, бездә дә уңган-булган сыер савучылар аз түгел! Мондый конкурсларның файдасы зур, ферма хезмәтчәннәре бер-берләре белән тәҗрибә уртаклаша, күп яңалыклар белән таныша...
Конкурста катнашучыларга шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов һәм маркетинг бүлеге консультанты Рәүф Вафин да изге теләкләрен җиткереп, бәйгедә җиңүгә ирешүләрен теләделәр.
Узган еллардагы кебек, конкурсантлар башта үз белемнәрен теория буенча күрсәтте, аннан соң практик эш барышында раслады. Жюри составына районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм ветеринария хезмәте белгечләре, шулай ук Александр Планин хуҗалыгының терлекчелек бригадиры да керде. Шунысын әйтергә кирәк, конкурсантларның барысы да теория буенча сорауларга дөрес җавап бирде. Сыерларны саву һәм яшь терлекләрне ашатуның кайбер үзенчәлекләре, сөт саву җайланмаларының төзелеше һәм эшләү принциплары турында сөйләделәр алар.
Практик өлеш тә җанлы үтте. Терлекчеләр саву аппаратын сүтү һәм җыю буенча мәш килеп ярышты. Моны бит әле билгеле бер вакыт эчендә башкарып чыгарга кирәк иде. Бер караганда, фермада эшләгән кеше өчен бу операция инде яхшы таныш, бер кыенлыгы да юк кебек. Тик менә конкурс барышында кулның һәр хәрәкәтен жюри әгъзалары белән бергә башка конкурсантлар да игътибар белән күзәтеп тора. Дулкынланмыйча кара әле син, өстәвенә, көне дә түзеп булмаслык эссе иде. Шуңа да карамастан, Вәгыйз Нургалиев хуҗалыгының тәҗрибәле сыер савучысы Вера Битунова барысыннан да уздырып, биремне 2 минут 35 секунд эчендә үтәде. “ВЗП “Булгар” хуҗалыгыннан Зөлфия Әхмәтҗанова да сынатмады. “Авангард” хуҗалыгыннан Равия Абдрахманова белән Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгыннан Гөлшат Гыйниятуллина призерлар арасына керде.
Район ветеринария берләшмәсенең лаборатория мөдире Фирүзә Кострулева конкурс барышында сыерларда еш очрый торган авырулар, аларны кисәтү юллары турында сөйләде, файдалы киңәшләрен бирде.
Җиңүчеләргә һәм призерларга Мактау грамоталары һәм акчалата премияләрне тантаналы шартларда “Болгар” кафесында район башлыгы тапшырды. Биредә шулай ук узган елда районда иң күп сөт җыйган Фәнил Гөлминсадыйковка һәм шәхси ярдәмче хуҗалыктан сөт тапшыручылар ярышында җиңгән Гүзәл Җиһаншинага (икесе дә Чәчәкледән) да акчалата премияләр тапшырдылар. Чәчәкле авыл җирлеге халыктан сөт җыюны иң яхшы оештыручы булып та танылды әле.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев