Балалар рәсемнәрендә – сугыш
Район администрациясе бинасында Болгар балалар сәнгать мәктәбе укучыларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсемнәр конкурсы оештырылды. Балалар рәсемендә илебез азатлыгын дошманнан саклаган геройларның батырлыгы яктыртылган. Рәсемнәрдә фронтка китүче солдатларның якыннары белән хушлашуы, сугыш мизгелләре, Җиңү көне бәйрәме сурәтләнгән. Күргәзмәне килгән кешеләр кызыксынып карыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев