Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң кирәкле эшне сайлаган

Тармак технологияләре техникумы студенты Тимур Саянов хәзерге вакытта өченче курсны тәмамлый. Ул автомобиль транспортын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча слесарь белгечлеге ала.

Бу һөнәрне ул юкка гына сайламаган. Тимур фикеренчә, кешелек дөньясы күпме генә дәрәҗәдә алга китсә дә, эшчеләр булмаса, җәмгыять үсеше нык тоткарланачак. Һөнәр сайлаганда егет хәзерге вакытта техниканы яхшы белгән кешеләр кирәк булачагын да исәпкә алган. Төрле техника эшләп чыгарганда, аннан файдаланганда һәм ремонтлаганда слесарьлар алыштыргысыз белгечләр булачак. Тимур моны яхшы аңлап, һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшенергә тырыша. Теориядә алган белемнәрне ул практика белән ныгытып, әкренләп тәҗрибә туплый.
Аның үрнәк алырлык кешеләре бар. Заманында бабасы, соңрак әтисе шофер булып эшли. Шуңа күрә аның бу эшкә тартылуы бер дә гаҗәп түгел. Ул кечкенәдән техника белән яхшы таныш, аны йөртә белүдән тыш, төзәтә һәм карый белергә кирәклеген дә аңлый.
- Минемчә, слесарь һөнәре үземә дә, җәмгыятькә дә файдалы булачак, - ди ул. Укудан тыш, Тимур спорт белән дә шөгыльләнә. Аеруча чаңгыда йөрергә ярата, спортның бу төрендә шактый уңышларга ирешкән. Республика ярышларында икенче урынга чыккан, муниципаль этапта чаңгы ярышларында берничә тапкыр җиңеп чыккан. Тимурга киләчәк тормышында бары тик уңыш гына телибез.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев