Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фронттан килгән хатлар – буыннарга мирас...

Кичә район Мәдәният йорты фойесында "Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар" фотокүргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Владимир Корнилов
Бу республика проекты "Тарихи хатирә" партия проекты инициативасы белән узган елның 22 июнендә, Хәтер һәм кайгы көнендә башланып китте. Ул халыкның тарихи мирасын саклау, җәмәгатьчелек, аеруча яшьләр һәм укучыларның игътибарын җәлеп итү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүне максат итеп куя һәм республиканың барлык муниципаль районнарын берләштерә.
2017 елның 2 декабрендә бу сәяси проект кысаларында ТР Дәүләт архивы фоторәссам Евгений Кулешов белән бергә күчмә күргәзмә оештырган иде. Аннары инде бу күргәзмә бөтен республика буенча йөри башлады. Хәзер инде аның белән Спас районы халкы да таныша ала.
Сугыш турында документлар арасында хатлар үзенә күрә бер аерым урын алып тора. Алар сугыш чорының рухи атмосферасын тоярга, ата-бабаларыбызның нинди зур батырлык эшләүләрен тагын да яхшырак аңларга ярдәм итә.
Күргәзмәне ачу тантанасында район мәктәпләреннән укучылар, юнармиячеләр, ветераннар, район җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, "Болгар" эзтабарлар отряды һәм башкалар катнашты.
Җыелган халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин сәламләде.
- Фронт хатлары яу кырында Ватанны саклап көрәшкән сугышчыларга туганнары - әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары белән элемтәдә тору өчен бердәнбер чара булган. Солдатларның нинди шартларда сугышырга туры килүе, Бөек Җиңүне якынайту өчен аларның нинди зур тырышлык куюлары бу хатлардан бик ачык күренә... Ә бу мирасны кадерләп саклап, киләчәк буыннарга тапшыру, ата-бабаларыбыз турында хатирәләрне саклау безнең изге бурычыбыз булып тора.
Күргәзмәне ачуга килгән халык арасында мактаулы кунаклар - Никольскидан Кызыл Армия сугышчысы Петр Иванович Бурмистровның туганнары - улы Владимир Петрович белән оныгы Петр Сергеевич та бар иде. Бу солдатның да хаты күргәзмәдә урын алган. Хаттан өзекне укыганда, дулкынлануны тыеп булмый:
"...Исәнмесез кадерле хатыным Вера, яраткан газиз балаларым Толя, Сережа, Маруся, Вова һәм Шура бәләкәч. Сезнең барыгызга да ялкынлы кайнар сәлам тапшырам... Вера, балаларны кыерсытма, хәлеңнән килгән кадәр күңелләрен күрергә тырыш. Син, Толя, әниең әйткәннәрне тыңла, Сережа һәм Маруся, әтиегез әйтеп калдырганнарны онытмагыз. Исән булсам, бәлки әле кайтып күрешергә насыйп булыр. Алдан барысын да әйтү мөмкин түгел..."
Бу хат 1941 елның 5 июлендә язылган. Шуннан соң Петр Бурмистров хәбәрсез югалган. Балаларга килгәндә, алар әтиләренең теләген үтәргә тырышканнар. Олысы Анатолий, мәсәлән, офицер-чик сакчысы, Ватаныбыз чикләрен саклаганда һәлак булган. Сергей белән Владимир солдат хезмәтен тәмамлап, туган якларына кайткан һәм намус белән эшләгән. Солдатның кызлары да үрнәк тормыш белән яшәгән. Аларның барысы да, шулай ук балалары һәм оныклары гомерен якты киләчәгебез хакына кызганмаган батыр солдат турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйлар. Никольск Мәдәният йорты директоры Петр Сергеевич Бурмистровка бабасының исемен кушканнар.
Бүген юлга кузгалачак әлеге күргәзмә белән һәркем кызыксынып һәм дулкынланып танышты. Эстафетаны Лаеш районы кабул итеп алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев