Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ермилиннарның лаеклы җиңүе

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин һәм аның улы, спорт мастеры Виктор Ермилин республика күләмендә уздырылган чаңгы ярышларында җиңү яуладылар.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Әле шушы көннәрдә генә "Ялта-Зәй" спортчыларны әзерләү үзәге базасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгыда узышу ярышларының беренче этабы үткәрелде. Бәйгедә Татарстанның 41 районыннан ике йөзгә якын кеше катнашты. Озак еллар буе чаңгы спорты белән актив шөгыльләнүче Александр Ермилин абсолют җиңүче булды. Ул өч километрлы дистанцияне ирекле алым белән 10 минут 37 секундта үтте. Шушы ук дистанциядә район башлыгы аппараты җитәкчесе Евгений Демьянов дүртенче урынны алды. Команда составында шулай ук район хакимиятенең икътисад һәм фаразлау бүлеге белгече Ирина Сейчасова, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Елена Панфилова да чыгыш ясады.
Виктор исә бер көн алдарак шулай ук Зәй шәһәрендә чаңгыда узышу буенча республика чемпионатында беренче урынга лаек булды. Ул классик спринт алымы белән дистанциягә барысыннан алда килеп җитте. Татарстан Республикасы чаңгычыларының җыелма командасы составына керүче яшь спортчыга бүләкне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бу көннәрдә Виктор Ижевск шәһәрендәге җыеннарда катнаша, март азакларында Сыктывкарда узарга тиешле Россия чемпионатына әзерләнә.
Шунысын да әйтергә кирәк, Александр Николаевич 11 мартта уздырылган Казан чаңгы марафонында да катнашты. Бәйгегә илебезнең төрле төбәкләреннән, хәтта Франциядән, Казахстаннан да спортның әлеге төрен яратучылар күп килде. Җиде йөздән артык спортчы арасында Олимпия чемпионнары да бар иде. Безнең спортчы 50 километрлы дистанцияне ирекле алым белән 2 сәгать 45 минутта узды. Җиңүченең финишка 30 минутка алданрак килүен исәпкә алганда, Александр Николаевич ирешкән нәтиҗә дә начар түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев