Семинар тег белән яңалыклар
-
Терлекчелек буенча семинар
Никольск җирлеге хуҗалыкларында терлекләрне кышлату һәм үстерүгә багышланган семинар үткәрелде.
-
Инновация технологияләре һәм мәктәп
Алдан хәбәр ителгәнчә, 28 августта район укытучылар конференциясенең пленар утырышы булды. Утырышта район укытучылары эшендә заманча инновация технологияләрен куллану турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин доклад ясады. Докладның кыскача эчтәлеге белән сезне дә таныштырабыз.
-
Терлекләр саны арта
Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре катнашында терлекчелекне үстерү мәсьәләләренә багышланган район семинары булды. Берничә ел эчендә бу хуҗалык үсемлекчелектән тыш, авыл хуҗалыгының башка тармакларына да игътибар бирә башлады. Ржавец авылының элеккеге мехцех территориясендә кыска вакыт эчендә яңа терлекчелек биналары пәйда булды. Хәзер анда мөгезле эре терлек,...
-
Һәр эштә тәртип булырга тиеш
Узган җомгада терлекчеләргә хезмәт хакы түләү һәм эштә тиешле шартлар тудыру мәсьәләләренә багышланган район семинары булды. Чарага авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары чакырылды.
-
Авыл үсә, төзекләнә
Күптән түгел авыл җирлеге башлыкларының район семинарында авылларны төзекләндерү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
-
Тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклаша
"Солнышко" мәктәпкәчә гомумбелем бирү учреждениесе базасында район балалар бакчасы тәрбиячеләре семинары булды. Семинарда катнашучылар заманча технологияләр кертеп, мәктәпкәчә белем бирүнең эчтәлеген яңартуга кагылган мәсьәләләрне тикшерделәр. Бу темага доклад белән мәгълүмат-методика үзәге методисты Светлана Никитина чыгыш ясады, кайбер тәрбиячеләр бу өлкәдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинарда катнашучылар өчен"Солнышко" балалар бакчасы тәрбиячеләре...
-
Кеше үзе дә гаепле
Узган атна ахырында Чирмешән муниципаль районында "Җәмәгать контроле оештыру һәм коррупциягә каршы тору максатында, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтларының нәтиҗәле эшчәнлеге" темасына зона семинар-киңәшмәсе булды.
-
Озакка сузмаска кирәк
Тукай һәм Екатериновкада бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында торган мөһим бурычларны тикшерүгә багышланган семинар үткәрелде. Шуларның иң мөһиме - печән әзерләү. Печән һәм сенаж запаслары булдыруга аеруча "Болгар Арыш" һәм "ВЗП Болгар" җәмгыятьләрендә зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтелде семинарда. Биредә заманча техника һәм яңа технологияләр кулланыла, механизаторлар үзләренә...
-
Хезмәт – тәрбия чарасы
Иске Рәҗәп мәктәбендә үткән бу семинар башкаларыннан күпкә үзгәрәк иде.
-
Прокуратура хезмәткәрләре семинары
Күптән түгел безнең шәһәрдә республиканың Кама аръягы зонасы шәһәр һәм район прокуратурасы хезмәткәрләренең укыту-методика семинар дәресләре үтте. Дәресләрдә сүз җәмгыятьнең төрле тармакларында законны саклау буенча прокуратура күзәтүен камилләштерүнең киләчәк үсеше турында барды. Семинарда катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, ә укуның ахырында безнең якның ядкарьләре белән таныштылар.
-
Иң яхшы китапханәчеләр билгеле булды
Кимда үткән китапханә хезмәткәрләренең күчмә семинарында һөнәри осталык конкурсында җиңеп чыгучыларның исемнәре аталды. Анда катнашучылар китапханәче портфолиосын хәзерләделәр, интеллектуаль уенда, "Хокук белеме буенча навигатор" викторинасында катнаштылар, башка биремнәрне үтәделәр. Нәтиҗәдә Балымер китапханәчесе Лилия Минәтуллина җиңеп чыкты, икенче һәм өченче урыннарны Антоновкадан Надежда Сидорова һәм Никольскидан Лидия Алексеева алды. Эрудиция өчен...
-
Өстәмә белем бирүдә яңа юнәлеш
Юлия Шәйдуллина. Күптән түгел миңа "Регата" балалар техник иҗат станциясе һәм мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләре оештырган робот техникасына кагылышлы семинарда катнашырга туры килде. Бу семинарга мине ата-аналар арасында гади тамашачы кебек түгел, ә актив катнашучы буларак чакырдылар. Минем улым, 1нче Болгар урта мәктәбенең 7нче класс укучысы Руслан, укытучыларны өйрәтә алыр дип...
-
Өч тел дә якын
Узган ел этнокультура компонентлы үсеш мәктәбе статусын алган Иж-Борискино урта мәктәбе базасында район укытучыларының семинары үтте. Семинарның темасы шушы мәсьәләгә багышланды, сүз тел дөньясын үстерү өчен шартлар тудыру турында барды. Аның барышында чуаш, рус, татар теле дәресләре күрсәтелде. Кунакларны шулай ук мәктәп музеена чакырып, укучылар үзләре экскурсия үткәрделәр. Класстан тыш...