Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Олы тормыш юлы үткән

Күптән түгел Урта Йорткүл авылында гомер кичерүче Хәербанат апа Ниязовага туксан яшь тулды. Аны район башлыгы урынбасары Рушания Закирова, ветераннар оешмасы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре, җирлек башлыгы Гөлинә Кәримуллина ихлас күңелдән котладылар һәм иң яхшы теләкләрен җиткерделәр. Кунаклар Хәербанат апага Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр...

Күптән түгел Урта Йорткүл авылында гомер кичерүче Хәербанат апа Ниязовага туксан яшь тулды.

Аны район башлыгы урынбасары Рушания Закирова, ветераннар оешмасы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре, җирлек башлыгы Гөлинә Кәримуллина ихлас күңелдән котладылар һәм иң яхшы теләкләрен җиткерделәр. Кунаклар Хәербанат апага Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Хәербанат апа үз гомерендә күпне күрә, үз кызыннан башка икенче иренең дүрт баласын, туганының кызын да тәрбияләп үстерә. Аларның барысы да хәзер үз тормышлары белән яши, әниләрен олылыйлар, бик хөрмәт итәләр.

Хәербанат апа кечкенәдән эшләп үсә. Сигез яшеннән колхоз бозауларын карарга ярдәм итә. Сугыш вакытында тракторда эшли, аннары сыерлар сава, дуңгыз фермасы мөдире вазифасын башкара. Кая гына эшләсә дә, үз бурычын җиренә җиткереп, намус белән башкарырга тырыша. Шуңа күрә хуҗалыкта аның абруе зур була. Уңган-булган хезмәт алдынгысын Мәскәүдәге халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә җибәрәләр.

Реклама

Хәербанат апа өчен иңгә-иң куеп яшәгән күршеләре һәм бергә эшләгән авылдашларының хөрмәтеннән дә кадерлерәк нәрсә юк. Ул балаларының, оныкларының иң яраткан кешесе, хәзерге мул тормышка шөкер итеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей котлаулар Урта Йорткүл Хәербанат апа Ниязова

2
X