Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Татар халкы өчен дә, россиялеләр өчен дә бик кирәк...”

Шимбә көнне Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгына Россиянең танылган эшмәкәре, меценат Алишер Усманов килде. Аны ТР Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев озатып йөрде. Болгарда дәрәҗәле кунакларны Спас районы башлыгы Камил Нугаев каршылады.

Болгарга килүгә кунаклар "Ак мәчет" комплексына киттеләр. Мәчет хәйриячеләр акчасына төзелде һәм Ак мәчетне төзүгә Алишер Усманов та үзеннән зур өлеш кертте. Кызганыч, мәчетне ачу тантанасына, ягъни 2012 елның 10 июнендә ул килә алмады. Хәзер меценат аны сокланып карап йөрде һәм югары бәя бирде.
- Искиткеч матур мәчет,- диде Алишер Усманов,- аны төзүгә үз өлешемне кертү белән мин бик горурланам һәм бу эшкә мине тартулары өчен зур рәхмәт...
Кунаклар шулай ук туристлар күп йөри торган Идел буендагы табигый-тарихи һәйкәл булган Габдрахман сәхәбә коесын, Хан йортын, Төньяк төрбәне, Җәмигъ мәчет белән Олы манараны зур кызыксыну белән карадылар.
Алар шулай ук Идел болгарларының рәсми дәүләт дине буларак, ислам дине кабул итү хөрмәтенә салынган Истәлек билгесендә, Болгар цивилизациясе музее экспозициясе урнашкан Елга вокзалында да булдылар.
Ял көннәрендә Болгарга кеше аеруча күп килгәнлектән (кайбер вакытта 2,5 мең кеше килә), Минтимер Шәймиев белән Алишер Усмановны шунда ук танып алдылар һәм бергә фотога төшүләрен үтенделәр һәм автографлар алдылар. Бу инде Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның абруе зур булуын тагын бер кат раслый.
Борынгы Болгарда алган тәэсирләре белән уртаклашып, Алишер Усманов болай диде:
- Болгар миндә бик зур тәэсир калдырды... Монда искиткеч эшләр башкарылган, ул татар халкы өчен дә, россиялеләр өчен дә бик кирәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев