Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Автомеханик булырга әзерләнәләр

Тармак технологияләренең икенче курс студентлары Максим Советников белән Фидаил Сафин - автомеханиклар группасында иң яхшы укучылар. Гади авыл егетләре (Максим - Аграмактан, Фидаил Йолдыз поселогыннан) автотранспортны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча слесарь һөнәрен алырга булганнар, чөнки бу эш авыл җирендә дә, зур шәһәрдә дә кирәк. Егетләр әйткәнчә, алар техника белән...

Тармак технологияләренең икенче курс студентлары Максим Советников белән Фидаил Сафин - автомеханиклар группасында иң яхшы укучылар.
Гади авыл егетләре (Максим - Аграмактан, Фидаил Йолдыз поселогыннан) автотранспортны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча слесарь һөнәрен алырга булганнар, чөнки бу эш авыл җирендә дә, зур шәһәрдә дә кирәк. Егетләр әйткәнчә, алар техника белән кечкенәдән үк кызыксына башлаганнар. Ә хәзер үзләре мөстәкыйль рәвештә артык катлаулы булмаган ремонтны башкарып чыга алалар. Туганнары бүләк иткән мотоциклны ватыла-нитә калса, Фидаил үз куллары белән төзәтә ала.
Булачак слесарьларга гомумбелем фәннәренә караганда, машина һәм механизмнарның төзелеше, аларның эше турындагы махсус фәннәрне өйрәнү кызыграк икән. Бу аңлашыла да, чөнки егетләр үз эшләренең барлык нечкәлекләренә төшенергә тырышалар.
Практик дәресләр кырда үтә, техникумның хәзерге вакытта алты йөз гектарга якын мәйдан биләгән өйрәтү хуҗалыгы бар.
Производствога өйрәтү мастеры Анверт Ибраһимов сүзләренә караганда, быел Максим белән Фидаил язгы кыр эшләре барышында үзләрен яхшы яктан гына күрсәткәннәр. Аерым алганда, культивация, тырмалау кебек агротехника чараларында механизаторларга ярдәм иткәннәр һәм үз бурычларын алар җиренә җиткереп үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев