Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Техниканы язга хәзерлиләр

Иске Рәҗәпнең Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары язгы кыр эшләрендә файдалана торган техниканы ун көн эчендә ремонтлап бетерергә җыеналар. Алар махсус мәйданчыкны кардан чистартып, тагылма инвентарьне көйләү һәм агрегатлау эшенә керештеләр. Бу җаваплы эшне Мансур Каюмов, Шамил Гатин, Әлфис Сөләйманов, Камил Нурмөхәммәтов, Зөфәр Закиров, Фәгыйль Зыятдинов һәм Рәүф Каюмов...

Иске Рәҗәпнең Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары язгы кыр эшләрендә файдалана торган техниканы ун көн эчендә ремонтлап бетерергә җыеналар.
Алар махсус мәйданчыкны кардан чистартып, тагылма инвентарьне көйләү һәм агрегатлау эшенә керештеләр. Бу җаваплы эшне Мансур Каюмов, Шамил Гатин, Әлфис Сөләйманов, Камил Нурмөхәммәтов, Зөфәр Закиров, Фәгыйль Зыятдинов һәм Рәүф Каюмов башкара.
Ә тиешле шартлар тудырылган үзәк мастерскойда ике ДТ-75, ике МТЗ-1221, МТЗ-80 һәм йөк ташучы КамАЗ машинасын ремонтлау эшләре төгәлләнеп килә. Кайбер запас частьләрне сатып алырга туры килсә дә, күп детальләрне үзенең станогында югары разрядлы токарь Илгиз Вәлиәхмәтов ясый. Эретеп ябыштыручы Илгиз Миндубаев та тапшырылган һәр эшне зур җаваплылык белән башкара.
Барлык ремонт эшләре агроном Фоат Закиров һәм инженер Малик Галимов җитәкчелегендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техникалар