Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сугыш чорында район территориясендә егылып төшкән хәрби самолетны күргән кеше буларак, үземнең истәлекләрем белән уртаклашасым килде

Вакыйга 1941 нче елның декабрь аенда булды, ул вакытта миңа ун яшь чамасы иде.

Җирдә бераз кар катламы ята, көн салкынча, җилсез, тыныч. Көн кичкә авышкан, без, малайлар, урамда уйнап йөрибез. Шул вакытта Кузнечиха авылы ягыннан бер самолет без яши торган Урта Йорткүл авылы өстеннән Казан ягына таба очып үтте, ләкин 3-4 минуттан кире әйләнеп кайтты. Бу вакытта аның бер двигателенә ут капкан һәм кара төтен бөркелә иде. Шуннан соң бер минуттан самолет “Төгәлбәй чокыры” дип аталган җирдән көньякта урнашкан кырга төшеп бәрелде, тавышы тирә-якка яңгырады, төтене кара болыт кебек өскә күтәрелде. 

Авылдагы халыкның барчасы да өйләреннән урамга сибелде. Әниләрнең: ”Бармагыз, анда бомба ташладылар”- дип әйтүләренә карамастан без, малайлар, самолет егылып төшкән урынга йөгердек. Без барып җиткәндә анда инде җиккән аты белән авыл советы рәисе басып тора иде, ул безне фаҗига булган урынга якын җибәрмәде. Самолетның бер як двигателе бер читтә янып ята, ә үзе икенче двигателе белән җиргә кадалган. Бер очучы кабинада, ә икенчесе 10 метрлап читтә яткан, киемнәре пыскып яна. Без, малайлар, кар сибеп аның ут капкан киемнәрен сүндердек. Аның янында парашют калдыгы кисәкләре дә ята иде.

Шуннан соң комсомол яшьләрдән дежурлар билгеләп, самолет янына беркемне дә җибәрмәделәр. Летчикларны күршедәге Кузнечиха авылы зиратына алып китеп җирләделәр.

Соңыннан белдек: бу Мәләкәс шәһәрендә ремонтланган һәм яңадан фронтка очып баручы самолет булган. Шул кышны фаҗига булган урынга “кукурузник” самолеты төшеп утырды. Самолетта һәлак булган булган очучыларның хатыннары һәм тикшерүчеләр иде. Ирләренең соңгы сулыш алган урыннарын күрү хатыннары өчен җиңел булмагандыр. Ә самолет ватыклары кыш буе шул кырда ятты.

1942 елның мартында бу урынга ике урынлы аэроплан килеп төште. Без чаңгыларда тиз арада шунда барып җиттек. Очып килүчеләр һәлак булган очучыларның дуслары булган.

Аларның берсе бездән: “Әйдәгез, кемнең самолетка утырасы килә?”- дип сорады. Нариман исемле малай чаңгыларын безгә биреп, самолетка кереп утырды. Самолет һавага күтәрелмичә генә чаңгыларында шуып мәктәп янына кайтып туктады. Очучылар калган малайларга берәм-берәм самолет кабинасына утырып карарга рөхсәт иттеләр. Миңа да чират җитте. Самолет штурвалына орынып карагач, барыбызның да авызлары колакка җиткән иде. Әле минем җилкәгә сугып, очучы «молодец, парень» - дигәне дә хәтердә калган. Бу – балачагымның хәтердә уелып калган иң тирән вакыйгаларының берсе. Инде аңа 80 еллап вакыт үтсә дә, хәзер дә һәрбер мизгеле күз алдымда тора.

 

Нургазиз Нургаязов, сугыш чоры баласы.

Урта Йорткүл авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев