Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мактау грамоталары тапшырылды

Мәктәпләрдә оборона-массакүләм һәм спорт айлыгы сафта йөрү һәм җыр буенча район смотры белән тәмамланды. Сафларның дисциплинасын, подразделениеләрнең бердәмлеген, командирларның эшен һәм башка бик күп нәрсәне исәпкә алган бу традицион конкурста беренче урынны - 2нче мәктәп, икенче урынны - Антоновка, өченче урынны Полянка мәктәбе командалары алды (педагог-оештыручылар Дмитрий Никиташин, Александр Ануфриев,...

Мәктәпләрдә оборона-массакүләм һәм спорт айлыгы сафта йөрү һәм җыр буенча район смотры белән тәмамланды.
Сафларның дисциплинасын, подразделениеләрнең бердәмлеген, командирларның эшен һәм башка бик күп нәрсәне исәпкә алган бу традицион конкурста беренче урынны - 2нче мәктәп, икенче урынны - Антоновка, өченче урынны Полянка мәктәбе командалары алды (педагог-оештыручылар Дмитрий Никиташин, Александр Ануфриев, Валентин Ашмарин). Җиңүче коллективларга мәгариф бүлеге дипломнары тапшырылды.
"Иң яхшы командир" номинациясендә - 2нче мәктәп укучысы Светлана Молодовага, "Үрнәк чыгыш ясаган өчен" номинациясендә кадет интернат-мәктәбеннән өлкән лейтенант Сергей Ярошевич командалыгындагы взводка тиңнәр табылмады.
Конкурста катнашулары өчен Бураково, 1нче Болгар, Иске Рәҗәп, Никольск мәктәбе командаларына (педагог-оештыручылар Виктор Ермолаев, Сергей Гордеев, Илназ Мәхмүтов, Сергей Иванов) мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев