Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җиңүчеләрне котладылар

"Регата" балалар техник иҗат станциясе җитәкчесе Владимир Трошин 2012 ел нәтиҗәләре буенча "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының "Ир-ат - лидер" номинациясендә җиңүче дип табылды. Казан шәһәренең "Корстон" күңел ачу комплексында үткәрелгән Халыкара хатын-кызлар көненә һәм бу конкурска йомгак ясауга багышланган тантанада "Татарстан хатын-кызлары" региональ иҗтимагый оешма рәисе...

"Регата" балалар техник иҗат станциясе җитәкчесе Владимир Трошин 2012 ел нәтиҗәләре буенча "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының "Ир-ат - лидер" номинациясендә җиңүче дип табылды.
Казан шәһәренең "Корстон" күңел ачу комплексында үткәрелгән Халыкара хатын-кызлар көненә һәм бу конкурска йомгак ясауга багышланган тантанада "Татарстан хатын-кызлары" региональ иҗтимагый оешма рәисе Зилә Вәлиева аңа диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова җитәкчелек иткән безнең район делегациясе составына Бугровкадан фермер Илһамия Хәбибуллина һәм "Хатын-кыз - ана" номинациясендә бу конкурсның финалына чыккан "Чайка" балалар һәм яшүсмерләр приюты психологы Марина Проскурякова керде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчеләре исеменнән барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән җылы котлады. Кунакларга күңелле концерт куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев