Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гаилә бәйрәме

Полянка Мәдәният йортында 15 майда билгеләнеп үтелүче Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Машковлар, Кузьминнар һәм Башкировлар гаиләләре сәхнәгә чыгып төрле конкурсларда осталыкларын күрсәттеләр. "Гаилә портреты" конкурсында, мәсәлән, алар үзләре, яраткан шөгыльләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр, яңгыратылган көйләрнең исемнәрен атадылар. Балалар өчен аерым спорт - күңел ачу программасы әзерләнгән иде....

Полянка Мәдәният йортында 15 майда билгеләнеп үтелүче Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.
Машковлар, Кузьминнар һәм Башкировлар гаиләләре сәхнәгә чыгып төрле конкурсларда осталыкларын күрсәттеләр. "Гаилә портреты" конкурсында, мәсәлән, алар үзләре, яраткан шөгыльләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр, яңгыратылган көйләрнең исемнәрен атадылар. Балалар өчен аерым спорт - күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Благовлар, Евдокимовлар һәм Шероновлар гаиләләрендәге яшь артистларның чыгышларын һәркем яратып карады.
Конкурста катнашкан һәр гаилә дә теге яки бу номинациядә җиңүгә иреште. Мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән гаилә бәйрәменең азагында барысын да чәй өстәленә чакырдылар.
Бу көнне "Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә Павликовлар, Лихачевлар, Закировлар, Битуновлар, Лисовлар, Калисановлар гаиләләрен чакырдылар. Алар да бик теләп конкурс һәм викториналарда катнаштылар. Балаларга призлар тапшырылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X