25 декабрь 2013 яңалыклары
-
Яшь радиосөючеләр эфирга чыга
Балалар иҗат йорты каршында ике елдан бирле эшләүче радиотехника түгәрәгендә мәктәп укучылары бик теләп шөгыльләнәләр.
-
“Күп фатирлы йортлар урнашкан җир дә уртак”
Күпфатирлы йортлар төзелгән җиргә милек хокукын теркәү мәсьәләсе торак хуҗаларын борчып тора. Кайберәүләр, территориягә башкалар дәгъва итмәсен өчен, күршеләрен җир хокукларын теркәтергә өнди, икенчеләре, өстәмә салым түләргә теләмичә, моңа каршы килә. Күпфатирлы йорт төзелгән җиргә өлешчә милек хокукын теркәтергә теләүчеләр өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе белгечләре үз киңәшләрен бирәләр.
-
Туган як турында сөйләгәннәр
"Үткәннәргә сәяхәт" республика конкурсында катнашып, 2нче урта, Иж-Борискино һәм Өчкүл урта мәктәбе укучылары дипломант исемен алдылар. Конкурс яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы инициативасы буенча үткәрелде. Җиденче класс укучылары Диана Липатова, Эльвина Шакирова һәм Анастасия Аверьянова "Туризм төрләре буенча иң яхшы маршрут" номинациясендә билгеләп үтелделәр. Елизавета Абасева жюри игътибарына туган...
-
Штрафлар турында онытмагыз
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафны вакытында түләмәүчеләргә карата җәза кырысланачак.
-
Пенсия фонды яңа урында
Пенсия Фонды идарәсе башка урынга күчте. Хәзер ул кайчандыр 2нче шәһәр мәктәбе урнашкан Совет урамындагы бинада урнашачак. Бинага капиталь ремонт ясалган, ә күченүгә бәйле кыенлыкларга карамастан, Пенсия фонды белгечләре инде клиентларны кабул итәргә әзер. Идарәнең адресы гына түгел, телефон номерлары да үзгәрүен исәпкә алып, аларны кабул итү бүлмәсенең 3-13-23 телефоны,...
-
Туксан биш яшь тулды
Приволжск авылында гомер кичерүче Мәрьям Таҗиева күптән түгел үзенең туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мәрьям апа - күп бала анасы, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Тумышы белән шушы авылдан, башта терлекчелек фермасында, аннары сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган. Аны район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Юрий...
-
Яхшы укуларын теләделәр
1нче шәһәр урта мәктәбе базасында үткән математика укытучылары семинары чын бәйрәмгә әверелде. Семинарда бу фәнне укытуның яңа алымнары буенча фикер алышу булды. Чара ТРда игълан ителгән Математика елы кысаларында билгеләп үтелде. Даһи математиклар тормышыннан сәхнәләштерелгән мизгелләр, викториналар, бу темага җырлар, шигырьләр - семинар программасына мондый чаралар күп керде. Ветеран укытучылар...
-
Коррупциягә урын булмаска тиеш
Бу дүшәмбедә район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендә коррупциягә каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Район мәктәпләрендә коррупциягә каршы нинди чаралар үткәрелүе турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алена Колчина хәбәр итте. Мәсәлән, бу темага класс сәгатьләре, "түгәрәк өстәл" утырышлары үткәрелә, күргәзмәләр, мәктәп газетасында язмалар дөнья күрде, очрашулар, рәсем, инша конкурслары...
-
Тәҗрибә, осталык туплап
Инде икенче ел рәттән Татарстан авыл районнары һәм шәһәрләренең өлкәннәр командасы арасында мини-футбол буенча республика Кубогы безнең шәһәрдә үткәрелә. Быел да бу ярышларга кеше күп җыелды.
-
Елны уңышлы тәмамлыйлар
Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы терлекчеләре үтеп баручы елны шактый югары нәтиҗәләр белән тәмамлыйлар. Монда һәр эшченең тырыш хезмәте кергән.