22 август 2014 яңалыклары
-
“Авылның байлыгы — кешеләр…”
Көндәлек эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, узган шимбәдә Татар Такталы халкы зурлап авыл көнен билгеләп үтте.
-
Вакытын да, көчен дә кызганмый
Рәдинә Галәветдинова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Укытучы! Һәр кешенең хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки...
-
Хезмәт китергән хөрмәт
Наталья Сосипаторова хезмәттәшләре арасында тәҗрибәле укытучы, гаҗәеп киң күңелле, ачык йөзле кеше, кайгыртучан ана, акыллы хатын-кыз буларак ихтирам казанган.
-
Йөрәк җылысын — балаларга
Нина Христофорова - олы хөрмәт һәм ихтирам казанган педагогларның берсе. Үз эшен яратып, күңел җылысы белән башкаручы олы җанлы бу кеше алдында баш иясе килә.
-
Конкурска – Болгариягә
Шушы көннәрдә генә балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларыннан торган иҗат төркеме Болгариядән кайтты. Балалар инструменталь һәм вокаль башкаручыларның Vнче Халыкара "Браво" һөнәри осталык конкурсында катнашып әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Мәсәлән, фортепиано классында укучы Полина Лаврентьева икенче урынны алды, әлеге классны тәмамлаучы Анна Шәриповага өченче урын бирелде. Ә менә Камилла Вафинага...
-
Юбилейлары белән котладылар
Шушы көннәрдә Болгарда һәм Көектә яшәүче тыл хезмәтчәннәре Клавдия Деманова белән Нәҗибә Шәйхетдинованы 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Район башлыгы Камил Нугаев, район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт һәм башка оешма вәкилләре Клавдия Андреева белән Нәҗибә Гайдулла кызын гомер бәйрәмнәре белән котладылар һәм озак...
-
Көзге культуралар чәчүгә керештеләр
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 21 августка бөртекле һәм кузаклы культуралар 27806 гектардан җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 72 процентын тәшкил итә. Басулардан 58300 тоннага якын бөртек кайтарылган. Соңгы араларда 14640 тонна арпа суктырылган. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге культураның һәр гектарыннан 21,4 центнер уңыш чыга. Хуҗалыкларда үстерелгән...
-
Югары бүләк белән котлыйбыз!
Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" ордены белән бүләкләнде. Республиканың иң югары бүләгенә ул күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстанның һәм Россиянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклап калу һәм торгызу эшенә зур өлеш кертүе өчен лаек булды. Район башлыгына орденны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
-
“Болгар хәзер бөтен дөньяныкы...”
Чәршәмбе көнне Болгарда һәм Казанда Борынгы Болгарны Бөтендөнья ЮНЕСКО Мирас исемлегенә кертү турында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей- заповеднигына сертификат тапшыруга багышланган зур тантана булды.