8 октябрь 2014 яңалыклары
-
“Регата“га сәләтле балалар йөри
Шәһәрдә "Регата" балалар (яшүсмерләр) техник иҗат станциясе бишенче ел эшли. Бирегә дүрт йөзгә якын бала йөри. Укудан буш вакытта алар ни белән шөгыльләнә соң?
-
Бездә дә ананас үсә икән!
Инде берничә ел шәһәребездә яшәүче Валентина Рактович өендә ананс үстерә.
-
Тынычлык һәм дуслык хакына
Корбан бәйрәме уңаеннан барлык мәчетләрдә бәйрәм намазлары укылды. Болгар музей-тыюлыгының Ак мәчетендәгы намазда Россия дәүләт университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин катнашты. Ул намазга җыелган халыкны сәламләп, иң мөһиме - дөньяларга тынычлык, төрле милләт һәм дин кешеләренең дус-тату яшәүләрен теләде. Шәһәр мәчетенә җыелган халык алдында сөйләгән вәгазендә имам Фәрһад Минсәгыйр дә шушы...
-
Күңелле чараларда катнаштылар
Кузнечиха балалар бакчасында сентябрь ае бик җанлы үтте. Мәсәлән, күптән түгел нәниләр янына кунакка Алла Сергеевна Каштанова җитәкчелегендәге драмтүгәрәккә йөрүче мәктәп укучылары килде. Алар балаларга "Теремок" әкиятен күрсәттеләр. Тамаша бик матур килеп чыкты. Укучылар декорацияләрне, костюмнарны да менә дигән итеп үзләре ясаганнар. Нәниләребезгә бәйрәм бик ошады. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе...
-
Саксызлык аркасында
Никольскида чыккан янгында өлкән яшьтәге ир-атның гомере өзелгән. Төн уртасында чыккан янгынны күршеләре күреп ала һәм шунда ук янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Тик бу вакытта ут телләре йортның түбәсен чолгап алган була. Сәламәтлеге шәптән булмаган хуҗа, төтен белән агуланып, өйдән чыга алмаган. Йортның эче тулысынча диярлек янып бетә, янгын сүндерүчеләр күрше...
-
Сабак булсын
Транспорт чаралары белән салмыш килеш идарә иткән биш кеше җитди җаваплылыкка тартылачак. Аларның барысы да дәүләт инспекторларының район юлларында үткәргән рейдлары барышында тотылган. Агымдагы елда беренче тапкыр ике исерек скутерчы эләккән. Аларны хәзер ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм утыз мең сум күләмендә штраф көтә. Бу киләчәккә яхшы...
-
Юлларда сак булыгыз
Узган ял көннәрендә районда ике авария булды. Салмыш килеш рульгә утырган тракторчы Көек авылы янында каршы як полосага чыгып, йөк машинасына килеп бәрелә. Бәрелгәннән соң авыр йөк машинасы юлда кала, ә трактор прицебы белән бергә кюветка төшеп каплана. Авариядә кешеләр зыян күрмәсә дә, транспорт чараларына шактый зыян килгән. Хәзер тракторчыга...
-
Чаңгычылар сезонга әзерләнә
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власов шәкертләре Яшел Үзәндә үткән чаңгычылар арасында гомумфизик хәзерлек буенча чемпионатта һәм республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Юниорлар (18 яшьтән олырак - 20дән яшьрәк) үзләрен аеруча яхшы яктан күрсәтте. Игорь Бондарев 15 километрлы чаңгы-роллер дистанциясен көндәшләреннән, шул исәптән зур шәһәрләрдән килгән спортчылардан да тизрәк үтеп,...
-
Яшь туристлар сынатмады
Никольск укучылары Биектау районының Бөреле станциясе янында урнашкан "Костер" лагеры базасында үткән Татарстан Республикасы гомумбелем бирү мәктәпләренең традицион туристлар слетында катнаштылар. Безнең "Тарзан" командасы мондый чарада беренче генә тапкыр катнашса да, сынатмаска тырышты. Командага җитәкчелек иткән Николай Тареев шигыренә язылган җырны башкару истә калырлык булды, шулай ук укучылар спорт туризмы...
-
Өлкәннәр көненә багышлап
Узган чәршәмбедә район Мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм булды. Монда шәһәр һәм район авылларыннан ветеран оешмалары вәкилләре чакырылган иде. Залга җыелган кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин котлады. Ул ветераннаргы чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының җан җылысын тоеп яшәүләрен теләде. Бәйрәм концерты программасына яраткан үзешчән...
-
“Колосок”та ремонт башланды
"Колосок" балалар бакчасында хәзерге вакытта муниципаль бюджет исәбенә ремонт эшләре бара. Моннан кырык ел элек төзелгән бина күптән ремонтка мохтаҗ иде, беренче чиратта монда канализация системасын алыштырырга кирәк булды. Хәзерге вакытта бина эчендәге канализация торбалары, сантехника алыштырылды. Шулай ук тәрәзәләрнең, ишекләрнең дә кайберләрен алыштырырга кирәк. Бу эшләрнең барысын "Газсантехсервис" җәмгыяте...
-
Безнең газетадан аерылмагыз
2015 елның беренче яртыеллыгына "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына әлегә бары тик 300 кеше генә язылган. Район почта бүлеге операторы Людмила Афиногенова сүзләренә караганда, узган ел язылу кампаниясе быелгы белән чагыштырганда күпкә активрак барган. Дөрес, күпләр даими басмаларга бәя арту сәбәпле, аларга иске бәяләр буенча вакытыннан алда язылып калу мөмкинлегеннән...
-
Укытучыларны котладылар
Узган җомга көнне шәһәрдә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантаналары булды.