20 август 2014 яңалыклары
-
Беренче классларга – бүләкләр
Кичә район Мәдәният йортында тантаналы шартларда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе үткәрелде, монда иртәгә мәктәпкә барачак аз тәмин ителгән гаиләләрдән 120 укучыга мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк иттеләр. Татарстан Республикасында старт бирелгән һәм күркәм гадәткә кергән традиция инде сигезенче ел үткәрелә. Мәктәп портфельләре, спорт костюмнары, канцелярия кирәк-яраклары шәһәр,...
-
Мәктәпкә инициативалы, көчле яшьләр килә
Соңгы ике елда Болгардагы 1нче урта мәктәпкә эшкә сигез яшь укытучы килде.
-
Хуш, ак халатлы фәрештәбез!
Матур гына тормышта яшәп торган, йөгерә-йөгерә эшләп йөргән җирдән, көтмәгәндә-уйламаганда авылыбызның шәфкать туташы, ак халатлы фәрештәбез Рабига Минвәли кызы Шаһиәхмәтова арабыздан китеп барды. Авылдашларына һәрчак игелекләр генә кылды ул. Берәрсенә кайгы-хәсрәт килсә, иң беренче Рабига булыр иде анда. Тиешле беренче ярдәмне күрсәтер, назлы сүзләре белән юатыр, кирәк булса әрләп тә...
-
Булачак пенсияләр өчен
2014 һәм 2015 елларда страховой взнослар пенсиягә чыгучыларның страховой пенсиясен булдыруга тотылачак. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Спас район идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Марюхова аңлатуынча, эш белән тәэмин итүчеләр тарафыннан күчерелгән акчалар моңарчы башка фондларга кереп барса, хәзер инде гражданнарның Пенсия фондындагы пенсия счетларына күчереләчәк. Киләчәктә страховой пенсия күчерелгән сумманың...
-
Составларда – үзгәрешләр
Спас муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе кайбер карарлар кабул итте. "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре" Федераль законының 22, 26 һәм 27 маддәләре нигезендә, Спас районы участок комиссиясе составы резервына кертү өчен түбәндәге кандидатуралар сайланды: Данилина Надежда Геннадьевна - "Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе"сәяси партиянең җирле...
-
Укытучылар киңәшә
Шимбә көнне укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышы була, ул быел укыту-тәрбия процессын камилләштерү шартларында районда белем бирү системасының торышы һәм перспективалары темасына багышлана. Киңәшмәдә мәгариф бүлеге мөдире Александр Ермилин доклад ясый. Ә бу көннәрдә укытучылар секция эшләренә йөриләр һәм анда эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар, эшкә йомгак ясап, киләчәккә планнар билгелиләр.
-
Борынгы Болгарны өйрәнәләр
Кичә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигында Халыкара кыр археология мәктәбе эшли башлады. Аны Казан ( Идел буе) федераль институты ТР Фәннәр академиясенең Археология институты белән бергә оештырды. Бу проект илебез һәм чит илләрнең фәнни ачышларын туплау һәм дөньядагы фәнни казанышларны тарихи мирасыбызны саклау һәм өйрәнүгә уңышлы куллануга юнәлдерелгән. Россиянең иң зур...
-
Тарих кабатланмаса да, үткәннәрне искә төшерә...
Узган ял көннәрендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендәге халыкның күплегенә хәйран калырлык иде: биредә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм иганәчеләр ярдәме белән беренче тапкыр "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарих фестивале уздырылды.