5 март 2014 яңалыклары
-
Район Мактау тактасына кертелделәр
2013 елның хезмәт нәтиҗәләре буенча район Мактау тактасына кертелделәр:
-
Китап – дус һәм киңәшче…
Мәгариф системасы хезмәткәрләренең чираттагы район конкурсы иң яхшы педагог-китапханәчене ачыклау максатын күздә тотып үткәрелде. Җиңүче исеменә шәһәрдәге 2нче урта мәктәптән Татьяна Костина лаек булды.
-
Физик хәзерлек – беренче урында
"Олимп" спорт комлексында мәктәп командалары арасында иң яхшы физик хәзерлекне билгеләү буенча беренче республика конкурсы оешкан төстә һәм мавыктыргыч үтте. Конкурста шәһәрнең 2нче урта мәктәп командасы беренче урынны алды. Барлыгы бу ярышларда республиканың 37 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән егетләр һәм кызлар катнашты.
-
Кышны озатып, язны каршыладык...
Узган якшәмбе көнне, шәһәрнең үзәк мәйданында Кышны озату бәйрәме булды. Аны балалар да, олылар да бер үк дәрәҗәдә көтеп ала. Шуңа күрә бу көнне иртәдән үк халык бәйрәм буласы урынга ашыкта. Көне дә җылы булды, язгы кояш балкып торды. Бәйрәмгә килүчеләрне Болгар шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Алексей Тюленев котлады. Тамашычылар...
-
Күп нәрсә сайлаучыдан тора
Билгеле булганча, 14 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайланырга тиеш. Бу әһәмиятле вакыйгага хәзерлек инде башланган.
-
Хезмәтләре лаеклы бәяләнде
2013 елда югары күрсәткечләргә ирешүчеләргә бүләкләр:
-
Кызыксындыру бүләгенә лаек булды
Өчкүл мәктәбенең 10нчы класс укучысы Ольга Филиппова "Телләрне һәм мәдәниятны берләштереп" дигән беренче республика лингвистика форумында катнашып, кызыксындыру бүләгенә ия булды. Форум өлкән класс укучыларын, илебезнең икътисадый кадрлар резервы буларак, егетләрнең һәм кызларның актив тормыш позициясен үстерү белән дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру максатында үткәрелә. Аны Казан (Идел буе) федераль...
-
Балалары – аларның иң зур байлыгы...
Татар Такталы һәм Болгарда яшәүче Гөлминкә Вафина һәм Әшираф Хәлиуллина күптән түгел үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Традиция буенча, аларны район башлыгы Камил Нугаев, башкарма комитет җитәкчесе Сергей Тюнев, ветеран оешмалары рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре котлап, РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткалары, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар һәм...
-
Хатын-кызлар хөрмәтенә
8 март бәйрәме алдыннан муниципаль хезмәт вәкилләре шәһәр халкы алдында отчет концерты белән чыгыш ясаячак. Алар район Мәдәният йорты сәхнәсеннән тамашачыларны җырлар, биюләр, шигырьләр белән шатландырып, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә тиеш. Концерт җомга көнне 16 сәгать 30 минутта башлана. Тамашачылар арасында отчет концертлары зур популярлык казанганлыктан, карарга теләүчеләр дә күп...
-
Мактау грамоталары тапшырылды
Мәктәпләрдә оборона-массакүләм һәм спорт айлыгы сафта йөрү һәм җыр буенча район смотры белән тәмамланды. Сафларның дисциплинасын, подразделениеләрнең бердәмлеген, командирларның эшен һәм башка бик күп нәрсәне исәпкә алган бу традицион конкурста беренче урынны - 2нче мәктәп, икенче урынны - Антоновка, өченче урынны Полянка мәктәбе командалары алды (педагог-оештыручылар Дмитрий Никиташин, Александр Ануфриев,...
-
Икенче урынны алды
Кадет интернат-мәктәбенең педагог-оештыручысы Дмитрий Ключников "Тормыш иминлеген саклау нигезләре" курсы буенча ел укытучысы" республика конкурсының зона этабында икенче урынны алды. Конкурс Нурлатта үткәрелде, анда җиде район вәкиле катнашты. Безнең конкурсант "Безнең тирәдәге радиация" дигән темага ачык дәрес үткәрде, шулай ук иҗади эшен дә уңышлы яклады. Бу җиңүе укытучыга конкурс финалында...
-
Уңганнарның урыны – түрдә
Узган шимбәдә район Мәдәният йортына традиция буенча хезмәт алдынгыларын җыеп зурладылар. Производствоның төрле тармакларында эшләп, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрнең урыны түрдә булды.